Владимир Путин чит ил паспортын бирү өчен дәүләт пошлинасын 20 процентка арттырган

Киләсе елның 1 июленнән Россиядә чит ил паспортын һәм кайбер башка документлар бирү өчен дәүләт пошлинасы 20 процентка арттырылачак. Шул ук вакытта бәяләр кую турында килешүләр төзү хакындагы гаризаларны карап тикшерүгә дәүләт пошлинасы ике тапкыр киметелә.

Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән тиешле федераль законга кул куйган. Документ хокукый актлар рәсми порталына урнаштырылган.

Аерым алганда, яңа үрнәктәге чит ил паспортын (электрон мәгълүматлы) бирүгә дәүләт пошлинасы – 5 мең сумнан 6 мең сумга, 14 яшькә кадәрге балалар өчен – 2,5 мең сумнан 3 мең сумга җитә.

Мәҗбүри күченүчегә юл документын бирүгә яки чит ил кешесен яшәү урыны буенча теркәүгә дәүләт пошлинасы 350 сумнан 420 сумга, илгә керү яки аннан чыгу өчен виза бирү яисә аның гамәлдә булу срогын озайту – 1000 сумнан 1200 сумга кадәр, дәүләт чигенннән күп тапкырлар чыгуга виза хакы – 1600 сумнан 1920 сумга кадәр күтәрелә.

Шул ук вакытта бәяләр кую турында килешүләр төзү һәм аларга үзгәрешләр кертү хакындагы гаризаларны карап тикшерүгә дәүләт пошлинасы кимеп, 2 миллион сумнан 1 миллион сумга калачак.


Фикер өстәү