Казанда яшь гвардияче геройларга багышланган мемориаль комплекс ачылды

«Тарихи хәтерне саклау – безнең төп бурычыбыз». Республиканың яшь гвардиячеләре шулай ди. Казанның М.С. Устинова исемендәге 102 нче ишегалдында яшь гвардияче геройларга багышланган мемориаль комплекс ачылды. Чара «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының 18 еллыгын бәйрәм итү кысасында узды.              

Республиканың яшь гвардиячеләре грант акчаларына Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы елларында Краснодон (ЛНР) территориясендә эшләгән  «Яшь гвардия» фашистларга каршы яшерен оешмасы лидерларының берсе Олег Кошевойның бюстын яңадан торгызганнар. Алай гына да түгел,  янәшәдә тагын биш Советлар Союзы Геройлары – Ульяна Громова, Любовь Шевцова, Сергей Тюленин, Иван Земнухов һәм Иван Туркеничның портретлары белән мемориал да эшләгәннәр.

«Тарихи һәм бүгенге заманда бик кирәк вакыйга». Мемориаль комплекс ачуны «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип атады.

– Әлеге һәйкәлне яңартып, йөрәкләребездә хәтерне яңартабыз. Мемориалны ачу – безнең күпмилләтле халыкның, шул исәптән яшь гвардиячеләрнең Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары турындагы хәтерне саклауга керткән өлешебез. Бүгенге тормышыбыз һәм киләчәгебез өчен гомерләрен биргән бу яшь кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу һәйкәл 1980 нче еллар ахырында куелган. Шул вакыттан бирле бер тапкыр да ремонтланмаган. Аны яңарту – изге, игелекле эш. Бигрәк тә сезнең инициатива һәм сезнең катнашу белән. Дошман тылында булган яшь гвардиячеләр Бөек Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән. Бу мемориал геройларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү эшен лаеклы дәвам итә.

Фәрит Мөхәммәтшин яшьләргә тарих, тылда фидакарь хезмәт куйган һәм үз-үзләрен аямыйча сугышкан батырлар язмышы белән кызыксынуларын теләде.

– Бөек Ватан сугышы елларында яшьләрнең батырлык темасы бик мөһим. Ул бары тик юбилей даталарында, ниндидер бәйрәмнәрдә генә искә алынырга тиеш түгел, – диде парламент җитәкчесе.

Татарстан Яшь гвардиясенең төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов сүзләренә караганда, аларның төп бурычы – тарихи хәтерне саклау.

– Яшь буын буларак, безнең бурыч – Ватаныбызны саклаучылар истәлеген хөрмәтләү генә түгел, ә яшьләрне үз тарихларына карата хөрмәт белән тәрбияләү. Бүген тарих кабатлана. Бөтен илдән яшь гвардиячеләр нацизмга каршы көрәшкә үз өлешен кертә, активистлар гуманитар миссияләр белән яңа төбәкләргә бара, андагы халыкка һәм безнең хәрбиләргә ярдәм итә. Апрельдә команда белән беренче тапкыр Краснодон шәһәренә бардык, Яшь гвардиячеләр геройларына багышланган музейда булдык. Ул композицияләрне карап, аларның үз куллары белән язылган антларын күргәч, күзләргә яшь килде. Яшь гвардия – чыннан да, батырлыкның чын үрнәге. Геройларыбызның исемен мәңгеләштерү – иң мөһим бурычыбыз. Без бу юнәлештә эшне дәвам итәргә ниятлибез. Яшь гвардияче исемен горурлык белән йөртәчәкбез, – диде Руслан Шиһабетдинов.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов та яшь гвардиячеләргә җылы сүзләрен җиткерде:

– Яшь армиячеләребез, сезгә карап, үрнәк алалар. Сезнең өчен Ватан, патриотлык, бурыч сүзләре – буш сүзләр түгел. Мемориаль комплексны ремонтлау – безнең районның гына түгел, шәһәрнең дә патриотик хәрәкәтен үстерүгә мөмкинлек бирә, – диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү