Татарстанда биш катлы йортта янгын чыккан: 98 яшьлек бабай һәлак булган

Кичә кич Казанның Болотников урамынданы биш катлы йортта янгын чыккан. Фаҗигадә 98 яшьлек бабайның һәм 88 яшьлек әбинең гомере өзелгән.

“БИЗНЕС ONLINE” хәбәрчесенә Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсендә сөйләп үтелгәнчә, 27 ноябрьдә 21.22 сәгатьтә Болотников урамындагы биш катлы кирпеч йортта янгын чыгуы турында хәбәр кергән. Бишенче катта урнашкан фатирның януы мәгълүм булган. 21.55 сәгатьтә түрдәге бүлмәдә 98 яшьлек бабайның мәете табылган.

Фатирда яшәүче әби, төтенннән агулану билгеләре белән, 7нче хастаханәгә озатылган. Фатирның 15 кв.м. мәйданына таралган янгын тиз генә сүндерелгән.

Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар.


Фикер өстәү