Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте: бу елдан нәрсә өмет итәргә?

Бу елдан нәрсә өмет итәргә? Балаларга һәм ата-аналарга игътибар җитәрлекме? Без әнә шул хакта сораштык.

Булсын тик сөенеч

Балтач районыннан Лилия һәм Рөстәм Заһидуллиннар 2008 елда гаилә кора. Өч бала үстерәләр. Төп нигездә әти-әни белән бергә яшиләр. Сүз уңаеннан, Заһидуллиннар моннан берничә ел элек «Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсында «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңү дә яулады.

– Ил җитәкчеләре бик мөһим һәм мәгънәле юнәлешне күтәреп алган, – ди гаилә учагын саклаучы Лилия ханым. – Елның темасына карап кына гомер итмәсәк тә, күңел гел яхшы хәбәр, бәрәкәтле ел көтә инде ул. Шулай булыр дип ышанабыз да.

Лилия Заһидуллина фикеренчә, Гаилә елында финанс һәм торак мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирелергә тиеш.

– Күбрәк гаиләләр катнаша алырдай торак программаларын булдырсак, бюджет өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең хезмәт хакларын шәһәрдәгеләргә караганда югарырак итсәк, нигез, авыл, гаилә бердәмлеген саклауга зур этәргеч булыр иде бу, – ди ул. – Ирем яшьләр сәясәте буенча җаваплы җитәкче, шуңа да гаилә темасына күп фикерләшәбез. Яшьләр арасында үз ярларын табу, парлыларны саклау ил күләмендәге актуаль мәсьәлә булып кала. Тәрбияле гаиләдән тәрбияле буын чыгачак.

Казаннан Марта Галицкая – дүрт бала анасы. Киләсе елдан ул ни өмет итә икән?

– Безнең Россиядә дөрес гаилә кыйммәтләре алга сөрелә. Бу куандыра. 2024 ел күпбалалы гаиләләргә куанычлы яңалыклар гына алып килер дип өметләнәбез, – ди ул. – Яңа социаль түләүләр, 3 һәм аннан да күбрәк балалары булганнарга ярдәм чаралары, югары уку йортына кергәндә ташламалар көтәбез. Өченче бала өчен бирелә торган җир участогын көтү дә бик озак. Җир кишәрлекләре дә юлсыз, утсыз, дигәндәй. Гаилә елында моңа да игътибар итсеннәр иде инде. Үз гаиләм мисалында тагын шуны әйтә алам: без алтау һәм барыбыз да сыярлык машина сатып алу мөмкинлеге юк. Дәүләт ярдәменнән башка хәл итеп булмый моны.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева – бер кыз, өч малай әнисе. Гаилә стажы – 24 елдан артык.

– 2024 елны Гаилә елы итеп игълан иткәч, бик сөендек. Хәзерге көндә ил күләмендәге һәм, гомумән, җир йөзендәге җитди мәсьәлә булып гаиләләрнең тотрыклылыгы тора. Гаилә төзү, аларны таркатмау, гаиләне ныклы итү проблемалары бар. Минемчә, хәзерге көндә психологлар, галимнәр, күп еллар бергә яшәгән гаиләләр җыелышып, дәреслек әзерләргә тиеш дип уйлыйм. Мәктәптә үк гаилә этикасы, гаилә кыйммәтләре, балаларны гаилә тормышына әзерләүгә бәйле фән керергә тиеш. Әйтик, 8–11 нче сыйныфлардан башларга. Бала-чаганың башы мәктәптәге биремнәр белән каткан инде ул. Гаилә эчендә дә мондый темаларга сөйләшү аз бит. Ә математика, рус теле һәм башка фәннәр белән генә тормышны алып барып булмый. Укып бетергәч тә, яшьләр дөнья көтү, акча эшләү мәшәкатьләренә чума. Гаилә кору мәсьәләсе шулай итеп артка күчә. Милләтнең, яшәешнең, дөньяның алга баруы гаиләдән һәм аларның ныклыгыннан тора. Кешеләргә әнә шуны аңлатырга кирәк. Яшь гаиләләргә финанс яктан ярдәм итсәләр бик яхшы инде. Бәлки, рәсми рәвештә танышу, кавышу өчен сайтлар кирәктер. Кеше хәзер социаль челтәрләрдә утыра, – диде Лилия Муллагалиева.

Сүздә генә калмасын

Әлбәттә, Гаилә елы уңаеннан чаралар күп булыр. Концертлар да куярлар, гаиләләр турында матур сүзләр дә ишетелер, үрнәкләре сәхнә тотар. Әмма күп нәрсә сүздә генә калмасын иде. «Общественное мнение – Татарстан» фонды директоры урынбасары Елена Бондаренко шундый фикердә.

– Гаиләсез илнең киләчәге юк. Мисал өчен, Европа илләренең рәсми затларына күз салыйк. Күпчелегенең балалары юк. Үзләреннән соң нинди ил калыр  – аларга барыбер. Вакытлыча яшәүчеләр психологиясе бу. Ягъни бүген һәм хәзергесе мөһим. Миннән соң минем өчен мөһим булган кешеләр калмый бит дип уйлау, – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Россиядә гаилә мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә икән, димәк, бу – киләчәктә балаларга кала торган ил турында кайгырту дигән сүз. Шунысы да мөһим: идея, лозунглар белән генә чикләнмәсәк иде.

Елена Бондаренко яңа гына гаилә коручылар, яшьләр өчен баш бәласе булган кайбер мәсьәләләргә дә тукталды.

– Сер түгел, торак алу мәсьәләсе яшьләр өчен бик кискен тора. Әлбәттә, кайбер сәясәтчеләр бушлай йорт, фатир бирик дип тә әйтеп карады. Әмма хәзерге икътисадый вазгыятьтә моның мөмкин түгел икәнлеген барыбыз да аңлый, – диде белгеч. – Мәсьәләне хәл итүнең башка юлларын уйларга кирәк. Әйтик, фатирны ипотекага түгел, кичектереп түләү шарты белән бирергә. Процентларсыз, өстәмәләрсез. Тагын бер тәкъдим: бала туган саен, билгеле бер суммада торак түләвен киметү. Әйтик, беренче бала тугач – 500 мең, икенчесе тугач – 500 мең сум. Бәби алып кайтырга курыкмаслар иде. Чөнки кредит тозагында калмаячакларын алдан ук беләләр. Бу чын мәгънәсендә стимул булыр иде.

Елена Бондаренко, рухи-әхлакый, мәдәни яктан да ярдәм кирәк, ди. Шул ук «Пушкин картасы» кебек проектларның акчасын арттыру, мәдәни чараларга, түгәрәк, секцияләргә булган түләүне киметү.

Сан

* Росстат мәгълүматлары буенча, былтыр Россиядә 1053756 пар гаилә корган, 682850се аерылышкан. 2021 ел белән чагыштырганда, гаилә коручылар 12,4 процентка арткан.

* Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны:

2012 ел – 24,8 мең

2022 ел – 40,5 мең

Белешмә өчен

Илдә Гаилә елы беренче тапкыр 2008 елда игълан ителгән иде. 2025 ел да гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау юнәлешенә багышланачак.

Россия Президенты Владимир Путин:

«Аналарга һәм балаларга ярдәм итү, демографик хәлне яхшырту, Россия гаиләләренең тормыш сыйфатын тәэмин итү мәсьәләләре өстенлекле юнәлешләр арасында тора. Гаилә ул – нигезләрнең нигезе. Нәкъ менә өйдәге гаилә шартларында кешенең шәхесе һәм дөньяга карашы, аның рухи-әхлакый сәяси идеаллары һәм кыйммәтләре формалаша».

Чулпан Гарифуллина

 

 

 


Фикер өстәү