Әлмәттә юл хезмәткәре боз астына төшеп киткән баланы коткарган

Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең Телеграмдагы каналында хәбәр итә.

Бу хәл төштән соң була. Башлангыч сыйныф укучысы шәһәр күлендәге бозга бата. Аңа ярдәмгә “Автомобиль юлларының шәһәр идарәсе” хезмәткәре Руслан Сабаев килә.

– Аның тиз арада ярдәмгә ашыгуы малайның гомерен саклап кала. Битараф булмавы һәм геройлыгы өчен Руслан Сабаевка рәхмәтемне белдерәм! – дигән Тимур Нагуманов.

Ул шулай ук район халкына бу чорда аеруча сак булырга кушкан.

– Салкыннар башланганчы, көзге боз ныклы булмый. Шәһәр халкына аерча сак булырга киңәш итәм, – дип өстәгән район башлыгы.


Фикер өстәү