Сак булыгыз: Татарстанда терлекләр арасында куркыныч авыру таралган

Әтнә районының “Тукай” хуҗалыгында терлекләр һәм кешеләр өчен куркыныч булган бруцеллез авыруы килеп чыккан. Шул сәбәпле хуҗалыкның 5 мең баш терлеге юк ителәчәк. Авыру билгеләре булган терлекләрне яндырачаклар, ә калганнарын урында эшкәртәчәкләр.

Бруцеллез – терлек азыгы, һава юлы аша тарала торган куркыныч авыру. Шулай ук кешегә дә йогарга мөмкин. Ул авыру малның ите һәм сөте аша күчәргә мөмкин. Әлеге авыруны йоктырган кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлектән һәм буыннары авыртудан җәфалана.

Белгечләр халыкка шәхси хуҗалыклардан ит сатып алудан тыелып торырга киңәш итәләр. Шулай ук кибетләрдән сөт һәм сөт ризыкларын сатып алуга сак булырга кирәклеген искә төшерәләр.
Исегезгә төшерәбез, әлеге авыру республикада быел Яңа Чишмә районы фермеры Николай Скоков хуҗалыгында да чыккан иде. Ул вакытта фермерның 800гә якын терлеге юк ителде.

Газетабызның киләсе саннарында әлеге һәм башка куркыныч терлек авырулары турында тулырак язарбыз.


Фикер өстәү