Бер ир күлдә боз астына киткән кызны коткарган

Уфада яшәүче 41 яшьлек Денис Наумчик күлдә боз астына киткән кызны коткарган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала Cолдат күле буенча ярдан 20 метр ераклыкта йөргән, әмма көзге боз аны чыдатмаган.

Ир хатыны белән яр буенда һава сулап йөргән булган. Кинәт суга бата башлаган кызны күреп алган.

— Су астына китсә, табу кыен булачак дигән уй башка килде. Шуңа күрә күрүгә аның янына йөгердем. Боз буйлап ун метрлап йөгереп уздым, аннары бозга яттым, аңа кадәр шуышып бармакчы идем, тик боз юка булып чыкты һәм ватылды. Шунлыктан кызны алып ярга кадәр йөзәргә туры килде, — ди ул.

Кызны табибларга тапшырганнар. Ул паркта берүзе генә йөргән булган.


Фикер өстәү