Татарстанның Түбән Кама районында югалган балыкчының мәетен ярдан 80 метр ераклыкта табып алганнар. Ул батып үлгән. Бу хакта Чаллыдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты хәбәр итте.
«Бүген коткаручылар ир-ат мәетен ярдан 80 метр ераклыкта өч метр тирәнлектән табып алды. Башлангыч фаразлар буенча, ир ятьмә куярга маташкан, тик көймәдә тигезлеген саклый алмаган һәм суга егылып төшкән», – дип сөйләде гадәттән тыш хәл урыныннан агентлык хәбәрчесе.
Балыкчы итекләрен салырга өлгергән һәм ярга таба йөзәргә тырышкан, тик көче җитмәгән, дип фаразлыйлар.
«Татар-Информ»