Раил + Зөлфия = мәхәббәт

14 февраль – Гашыйклар көне якынлашкан мәлдә, «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан яраткан кешеләре турында сораштык, матур, мәхәббәтле хатирәләрен барладык.

Раил Шәмсуаров, Камал театры артисты:
– Зөлфиянең чибәрлеге, назлы тавышы, чаялыгы, шул ук вакытта чын татар кызларына хас тыйнаклыгы әсир итте мине.
Зөлфия Шәмсуарова, Г. Камал театрының диктор-тәрҗемәчесе, алып баручы:
– Раил мине серле елмаюы, ышанычлы күз карашы, моңлы тавышы, җылы мөнәсәбәте белән җәлеп итте. Ул – чын джентльмен! Без хәзер дә бер-беребезгә гашыйк. Раил качырып, сюрприз ясап, бүләк бирергә ярата. Туры күземә карап, кулыма бирми. Ялгыш кына күзгә чалынган бүләкне табу – шундый сөенеч! Я шкафта, я машинаның арткы утыргычында, я сумкамда була ул бүләк. Әниемнең сумкасына да үзенә сиздермичә генә шоколадлар салгалый. Әни күреп алгач, бала кебек сөенә! Раил очрашып йөргәннән бирле «иркәм» дип дәшә. Аның «Зөлфия» дип әйтүе дә бик назлы яңгырый. Мин, яратып, «кадерлем» дим.


Фикер өстәү