Әйтелмәгән сүзләр калды… Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевны искә алдылар

Сүзләрең әйтелеп бетмәде,

Юк, Шагыйрь, нурлы Шагыйрь!

Сүзләрең бетмәде,

Син бездән китмәдең

Булат Ибраһимов

Гомере буе татар милләтенә җиң сызганып хезмәт иткән шәхес. Исән булса, быел Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевкә 77 яшь тулган булыр иде. Якты дөньядан иртә китте ул. Ләкин халкына бихисап шигырьләр, әсәрләр, гомумән, бай әдәби мирас калдырып китте…

Аны искә алу кичәсе Камал театрында оештырылды. Зал тулы тамашачы аның иҗатын һәм тормышын күңелдән янә яңартырга дип җыелды. Алар арасында әдипнең тормыш иптәше Алия ханым, кызы Сөембикә, дуслары һәм хезмәттәшләре, шул исәптән Иран Ислам Республикасының, Казахстанның, Кыргызстанның, Кытай халык Республикасының, Төрекмәнстанның, Төркиянең, Үзбәкстанның Казандагы генераль консуллары да булды. Кичәдә  Разил Исмәгыйль улының шигырьләре, әсәрләрдән өзекләре, аңа бәйле истәлекләр дә күп яңгырады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның бергә эшләгән елларын искә алды. Разил әфәнде Дәүләт Советы җитәкчесен татар теленә өйрәткән шәхес икән лә!

– Разил Исмәгыйль улы Вәлиев ярдәмчел, көчле, якты кеше иде. Ул җаны-тәне белән татар теле, татар халкының киләчәге өчен борчылды. Әйтәсе сүзен Югары Совет утырышларында күтәрә иде. Законнар кабул иткәндә, аның тәкъдимнәре күбесенчә үтәлә иде, – диде ул. – Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар аерым җирлекләрдә генә түгел, ә бөтен республикада диярлек аның көче, тәкъдиме белән ачылды. Мин 45 яшемә кадәр татар телендә сөйләшмәдем. Рус мохитендә үстем чөнки. Казанга килгәч кенә «исәнмесез-саумысыз»га өйрәндем. Разил Исмәгыйль улы миңа туган телемне өйрәнергә ярдәм итте.

Разил Вәлиев озак еллар Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары белән актив хезмәттәшлек иткән, Милли музейның Гыйльми советы әгъзасы булган. Моңа өстәп, ул күп еллар буе Ваһапов фонды белән тыгыз бәйләнештә булып, фестивальнең үстерүгә дә зур көч куйган шәхес.

– Аны без көн саен диярлек сагынабыз. Аны югалтудан соң күңел һаман тынычланмый. Бу эчке бәргәләнүләрне тынычландырыр өчен без Разил Вәлиевка багышлап «Разил Вәлиев ядкаре» дигән кичә оештырырга кирәк дигән карарга килдек, – дип сөйләде фонд рәисе Рифат Фәттахов. – Без әлеге программага Разил Вәлиевнең иң көчле җырларын керттек. Аның мәшһүр композиторларыбыз Фасил Әхмәтов, Гали Ильясов, Резеда Әхиярова, Луиза Батыр-Болгари, Рәшит Абдуллин белән язган һәр җыры бүгенге көндә дә югары сәнгать әсәре санала. Димәк, Разил Вәлиев – ул татар халкының классик шагыйре.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, популяр көйләр авторы, язучы, журналист, юморист Алмаз Хәмзин Разил Вәлиев белән бергә үскән. Ул бер парта арасына утырып үткән уку елларын да искә алды:

– Ул дөньядан киткәч, әллә ничек булды. Кыскасы, без балачактан аның белән тырышып эшләп үстек. Ул минем баянда уйнап җырлаганымны ярата, ә мин аның шигырь язганына кызыга идем. 11 сыйныфта укыганда төннәр буе икәү шигырьләр яза идек. «Шигырь язды абзагыз» шигырен, мәсәлән, без бергә иҗат иттек, – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Тәнкыйтьчеләр,
менә монысын карагыз:
тешегезне сындырырлык
шигырь язды
абзагыз!

Дустына бәйле булган тагын бер вакыйганы да искә алды Алмаз Хәмзин.

– Концертлар куеп йөргәндә мин аны бер белдерүдә татарча итеп «Рәзил Вәлиев» дип язган идем. Ә ул кыюланып китеп: «Нишләп син мине «Рәзил» дип язасың? Мин бит сиңа «Әлмәз» дип әйтмим», – диде, – дип сөйләде Алмаз Хәмзин.

Шагыйрьне искә алу кичәсен Динар Хөснетдинов белән Ришат Әхмәдуллин алып барды. Ә кичәнең сценарий авторы – шагыйрь Рәмис Аймәт. Ул әдипнең 60, 70 яшьлек юбилей кичәләренә һәм «Татарстан Республикасының Халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелү уңаеннан иҗат кичәсенә дә сценарий язган булган икән. Бу – Разил Вәлиев иҗатына багышланган кичәгә атап язылган дүртенче сценарий. Ул Разил Вәлиев иҗатын энәсеннән җебенә кадәр белә, димәк. Шул уңайдан Рәмис Аймәт шагыйрьгә бәйле истәлекләрен дә яңартты.

– Без аның белән 25 елдан артык иҗади дуслар булып яшәдек. Ул чын мәгънәсендә милләтебезнең асыл улы иде. Гомер буе туган тел, милләт сагында торды, – диде ул «ВТ» хәбәречесенә. – Безнең – язучылар, әдәбият һәм сәнгать кешеләренең нинди генә проблемалары булса да, алар гел Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать итә иде. Ул һәркемгә ярдәм итәргә тырышты. Дәрәҗәле урыннарда утырса да, үзенең гадилеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора иде. Ләкин арабыздан иртәрәк китеп барды шул… Быелгы кичә өчен махсус ике җыр иҗат ителде. Композитор Миләүшә Хәйруллина шагыйрь вафатыннан соң аңа багышлап җыр яза. Сүзләре – Булат Ибраһимовныкы, – диде ул. – Концертыбызның икенче үзенчәлеге дә бар. Заманында  җырчы Хәния Фәрхи Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать итә, Разил абыйдан «Китәсең» дигән бер җыр миңа язуын сорый. «Нәрсә, Хәния, китәргә ашыгасыңмыни? Иртә әле сиңа китәргә!», – дип шаяртып җавап бирә Разил абый. Җырчы исә: «Юк инде, Разил абый, сәхнәдән китү һәм тормыштан китү турында фәлсәфи сүзләр булсын иде», – дип кабат сорый. Шулай итеп, Разил абый Хәния Фәрхи исән вакытында бер генә куплетын яза. Ә ул үлгәннән соң, шагыйрь җыр текстын тулысынча язып бетерә. Кайчандыр Разил Вәлиевнең Хәния Фәрхи истәлегенә язган «Бәхетле булсыннар җырларым» дигән җыры аның үз кичәсендә башкарылды. Бу Разил Вәлиев язган соңгы җыр. Үз-үзенә багышлаган булып чыга ул аны…

 

Диана КАРПОВА, КФУ студенты

 

Бәхетле булсыннар җырларым

Мин җиргә яз белән килгәнмен,

Елыйсы урында көлгәнмен.

Күз яшен йөрәккә яшереп

Яшисен алдан ук белгәнмен.

Мин җирдә моң эзләп яшәдем,

Яшеннәр сукса да, дәшмәдем.

Елларым чабудан тартканда,

Алкышлар шавыннан яшәрдем.

Дөньяда килү бар, китү бар…

Газаплы ул көнне көтүләр.

Мин сезгә мең кабат бурычлы, –

Мин киткәч, бурычым җыр түләр.

Мин китәм мәңгелек иленә,

Хушыгыз, урманнар, кырларым.

Мин китәм язмышка ияреп,

Калдырып иң газиз моңнарым.

Мин китәм мәңгелек иленә,

Бәхетле булсыннар җырларым.

Разил Вәлиев

 


Фикер өстәү