Татарстан прокуратурасы ветераны 55 нче яшендә вафат булган

Бүген – 25 мартта Татарстан прокуратурасы ветераны Гүзәл Сәмигуллина 55 нче яшендә бакыйлыкка күчкән. Бу хакта “Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

“Гүзәл Равил кызы Сәмигуллина үз гомерен Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында хезмәт итүгә багышлады. Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе, өлкән ярдәмчесе, прокурор урынбасары, республика прокуратурасының җинаять-суд идарәсе апелляция бүлеге прокуроры вазыйфаларында эшләде. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ведомство бүләкләренә ия булды”, – диелгән прокуратура хәбәрендә.

Ведомство җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Мәрхүмәне җирләү бүген – 25 мартта Әлмәттә булачак.


Фикер өстәү