«Күпләр аның ике аягын югалтканын белмәде дә»: Рәшит Хәсәнов язмышы

Казанда яшәүче Рәшит Хәсәнов турында язуыбызны сорап безгә аның күршесе мөрәҗәгать итте. Халидә Баһаутдинова башта «ВТ»ның социаль челтәрдәге төркеменә язды, аннары редакциягә үзе килде. «Безнең Рәшит кебек көчле рухлы, сынауларны җиңеп яшәүче егетне башкалар да белсен әле», – ди ул.

– Без Казанның Яңа бистәсендә күршеләр булып яшәдек. Рәшитнең әнисе Хава апа, аның ире, әнисе, апасы белән җизнәсе, ике баласы бер йортта дус-тату яшәүләре белән күңелгә кереп калдылар. Барысын да бер кечкенә генә агач йорт сыйдырыр иде. Хава апа бик укымышлы кеше иде. Пенсиягә чыккач та эшен ташламады, балалар укытып йөрде әле, – дип искә ала Халидә апа.  – Хава апаның ике баласы – Рәшит белән Рәмзия музыка мәктәбендә дә укып йөрделәр. Бервакыт гыйнвар аенда Рәшит укырга киткән. Ул көнне салкын булгач, балаларны укытып тормаганнар. Шуннан соң Рәшит музыка мәктәбенә юл тоткан. Тик  анда да барып җитмәгән, бәлагә тарыган иде. Бер трамвайдан икенчесенә күчеп утырам дигәндә, ул кузгалып китә. Рәшит трамвай астына эләгә. Заманалар авыр чак. Медицинаның да хәзерге кебек көчле вакыты түгел. Ул чакта Рәшит өчен бөтен урамыбыз белән кайгырдык.

Халидә апа сөйләвенчә, кечкенә Рәшитне сүтеп җыялар. Ул чакларда әнисе ниләр кичергәнен үзе генә белә торгандыр. Әмма бирешми, зарланмый. Баласы хакына барысын да эшли. Йокысыз төннәр, гел җылы сүз әйтеп юату… Никадәр генә тырышсалар да, табиблар Рәшитнең аягын саклап кала алмыйлар. Ике аягын да тездән югары кисәләр.

– Рәшит фаҗигагә юлыккач, аларга шәһәр үзәгеннән бар уңайлыклары булган фатир бирделәр. Юллар аерылса да, аралашуыбызны дәвам иттек без. Бик якын кешеләргә әйләнгән идек инде, – ди Халидә апа. – Йөгереп йөргән бала өчен бер мәлдә аяксыз калу бик читен була. Әле бит юатыр сүзе дә кирәк. Хәзерге кебек психологлар да юк. Барысына бер Хава апа.

Рәшит үзе дә үҗәт егет булып чыга. Урында яткан килеш китап укуын дәвам иттерә. Протез аяклар белән яңадан йөрергә өйрәнә. Протезлары да бик авыр була. Әмма аяклы булу теләге үзенекен эшли – өйрәнә. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, югары уку йортына керә. Аны тәмамлагач, юллама буенча Вологда шәһәренә җибәрәләр.

Язмыш Рәшит абыйны шунда булачак хатыны белән очраштыра. Оля исемле кызга ул бер күрүдә гашыйк була. Әле яңа гына мәктәп тәмамлаган кыз булса да, үз яшенә күрә бик акыллы була ул. Казанга икәү бергә кайталар. Өйләнешкәч, Оля югары уку йортына укырга керә. Рәшит гаиләсе дә үз итә кызны. Бер ояга барысы да сыя. Озакламый аларның уллары Илдар туа. Хәзер инде Илдар үзе ике малай үстерә.

– Хава апабыз арабызда юк инде. Инде Рәшит тә 70 яшьтә. Гомере буе үзе укыган кафедрада эшләде. Күпләр аның ике аягын югалтканын белмәде дә. Ничек итсә-итте, протез аякларга ияләшеп, башкалардан ким-хур яшәмәде, – ди Халидә апа. – Рәшитнең тылы нык булды аның. Олясының мәхәббәте дә булышты. Әгәр аның урынында башка берәү булса, бәлки, арып та китәр иде, тормышлары да башкача юл алыр иде.

Рәшит абыйны гомер көзендә тагын сынау көтеп тора. Ул инсульт кичерә. Инде хәзер йөри дә алмый, урында гына ята икән. Ә бит сөйгән ярлар да, ир белән хатын да тормыш авырлыгында сынала.

– Бу гаиләгә карап гомер буе сокландык. Оляны мин Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханыма тиңләр идем. Хәзер бит авыру ирне түгел, сау-сәламәтен дә санлап яшәүче сирәк. Яшьләр башкача уйлый, тиз хәл итә, – ди Халидә апа. – Тормыш юлында бер-берегезне очратып, гаилә коргансыз икән, гомерегез актыгына кадәр янәшә булыгыз. Сынауларны бергә күтәргәндә генә аны җиңел узып була. Янәшәбездә рухлары белән нык кешеләр күп. Борчу-хәсрәтләр килгәндә күңелне төшермик, язмыш сынауларына бирешмәгән кешеләрне уйлап, аларга карап үрнәк алыйк.


Фикер өстәү