“Үзем булып калдым”

Җитәкчелектә эшләп, лаеклы ялга чыкканнар турында күптән язарга йөри идем. “Күктән” җиргә төшкәннәр үзләрен ничек хис итә, нинди уйлар белән яши икән? Бу сораулар мине гел кызыксындырып килде. Ходайның рәхмәте, язмыш мине элекке җитәкчем, заманында телевидение-радио дәүләт комитетын җитәкләгән Илгиз Кәлимулла улы Хәйруллин белән кабат очраштырды.

Хәер, без аның белән бүгенгә хәтле күрешкәләп яшәдек, әмма иркенләп сөйләшеп утырган булмады. Инде менә аңа 80 яшь тулганны ишеткәч, өенә киттем. Ни дисәң дә, телевидениедә аның кул астында 10 ел буе эшләдем бит. Икенчедән, Илгиз Кәлимулла улы дәрәҗәсендәге, яки аннан түбәнрәк урын биләгән күпме җитәкчеләр, үзләренең юбилейлары уңаеннан мемуарлар язып, китап итеп чыгардылар инде, ә минем “шеф” турында нигәдер бик шауламыйлар. Ә үзе, һәрвакыттагыча, тыйнаклык күрсәтә.

Илгиз Хәйруллинның телевидение-радио дәүләт комитетына ничек килүе искә төште әле. Беркөнне комитет рәисе Фаикъ Надыйров урынына обком кешесе килә икән, дигән куркыныч хәбәр таралды. Партия өлкә комитетының “бүки” урынына йөргән чагы бу һәм “Обкомга язам”, “Обкомга хәбәр итәм” дигән сүзләр кырыс хөкем карары кебек кабул ителә иде. Көннәрдән беркөнне килде безгә обком кешесе. Уртача гына гәүдәле, какчарак йөзле, гаҗәп җитез хәрәкәтле яңа җитәкче обком кешесенә берничек тә охшамаган иде. Очрашып сөйләшә башлауга, шуларны искә төшереп, Илгиз әфәндене көлдереп тә алдым әле. Ә ул “партия әйтте дә – бетте”, дип безгә тиз генә йөгереп килмәгән икән. Комитет рәисе урынына өч кандидат булган. Ә обкомда, иң кулай кеше Хәйруллин булыр, дигән фикергә килгәннәр. Илгиз Кәлимулла улы исә: “Комитетны җитәкләргә бер дә теләгем юк иде”, – дигән. Кырт-мырт килүенә карамастан, аны партия өлкә комитетының ул чактагы беренче секретаре Мусинга алып керәләр. Ә Рәшит Мусинович ике уйларга урын калдырмый: “Иртәгә Мәскәүдә иртәнге сәгать тугызда партия үзәк комитетында бул!” – ди. Шулай итеп, тиешле түрәләрнең барысы янына да кереп, Комитет рәисенә әйләнеп, Хәйруллин ҮК бинасыннан чыга.

Бу вакыйганы иркенләбрәк язуымның бер сәбәбе бар. Илгиз Кәлимулла улы җитәкчелеккә беркайчан да омтылмаган, карьера ясау уе аның башына да кереп карамаган. “Мине язмыш үзе йөртте”, – ди ул. Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң, аңа университетка, аспирантурага юллама бирәләр. Ул чакта институтта аспирантура булмый, университетта исә бер урын гына калган була. Соңгы имтихан калгач, институтның парткомына чакыралар моны: “Әйдә, безгә комсомол оешмасы секретаре кирәк”, – диләр.

– Мин бит аспирантурага керергә әзерләнәм.

– Син нәрсә, партком сүзенә каршы киләсеңме?

Илгиз, гадәте буенча, каршы килеп азаплана, әмма партия сүзне кыска тота: башта институт комсомол оешмасын җитәкли Илгиз, аннан соң комсомолның Бауман районы секретаре итеп куялар. Ул заманда “йонлы куллар” кеше язмышына никадәр йогынты ясагандыр – белмим, ә менә Илгиз Кәлимулла улының “түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгән” кеше икәнен аның дусларыннан-танышларыннан ишеткәнем бар. Туган авылы – Биектау районы Ямаширмә авылында да күп тапкырлар булганым, авыл кешеләре белән сөйләшеп утырганым булды. Дөресрәге, авыл кешеләре, Илгиз әфәнде белән горурланып, үзләре сөйли иде. “Кәлимулла балалары балда-майда йөзмәде, фәкыйрьлектә үсте, әмма зур кеше булдылар”, – диләр иде.

Яше җитмичә үк, үзеннән өлкән балаларга ияреп, мәктәпкә килә Илгиз. Кире бормакчы булалар, әтисе Кәлимулла: “Йөреп карасын инде, барыбер кире кайта ул”, – ди. Кайтмый шул Илгиз, үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Һәм аны, 13 яшьлек малайны, Казанга педагогия училищесына илтеп куялар. Анда да, яше җитми дип кире борырга телиләр. Әмма, бераз киңәшеп алганнан соң, урысча изложение яздырып карыйлар да училищега кабул итәләр. Илгиз әфәнде бүген дә: “Әни, ничек йөрәге җитеп, берүземне Казанда калдырып кайтып китте икән?” – дип аптырый. “Арча поездын күргән саен елый идем”, – ди. Әтисе Кәлимулла 1951 елда вафат була, өч баланы үстерү әнисе Майшәкәр җилкәсенә төшә. “Аз рәхәткә, күп михнәткә түзә адәм баласы…” дип юкка гына җырламыйлар, ахрысы. Түзә инде Илгиз, нишләсен! Әмма, авыр тормыш аны кешелекле, кеше хәленә керә белүче һәм үзсүзле итеп тәрбияли. Шактый ук дәрәҗәдә “киребеткәнлеге” өчен шактый ук кыен ашарга да туры килә Илгиз Кәлимулла улына.

Инде күптән бакыйлыкка күчкән кешеләр турында язарга кул бармый да инде. Әмма әңгәмәдәшемнең: “Усманов вакытында эшләргә бик кыен булды”, – дигәне күңелгә кереп калды. Партия өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйль улының бик усал, кырыс җитәкче булуы хакында шактый кешедән ишеткәнем бар иде. Бу хакта языйм микән, юк микән, дип шактый аптырап йөрдем. Соң чиктә, сүз бит аерым кеше турында түгел, бөтен бер система һәм аның корбаннары хакында бара дип уйлап, әңгәмәдәшем сөйләгәннәрнең беразын язарга ниятләдем. “Беренче” вак-төякләргә дә бәйләнергә ярата, кешене “урыннан алып ыргыту” җитәкченең иң яраткан алымнарыннан берсе була. Илгиз Кәлимулла улын Зәки Нуриның юбилеенда татарча чыгыш ясаганы өчен дә гаеплиләр хәтта. Гаепләү бик нечкә сәясәткә корыла. Икенче көнне үк обкомга чакырып алалар да: “Син әллә безне татарча белми дип уйладыңмы?” – диләр. Бу инде “безнең рөхсәтсез татарча сөйләргә ничек батырчылык иттең?” дип аңлашыла. Хәтта, кварталга эш планы төзегәндә, радио-телевидение тапшыруларында өч ай эчендә ничә кешедән, нинди интервьюлар алыначагын планга кертүне таләп итәләр. Илгиз Кәлимулла улы әле бүген дә аптырап утыра. “Бер ай эчендә генә дә йөзләгән кеше интервью бирергә мөмкин. Командировкага җыенган һәр журналистка фәлән кешедән шул турыда интервью ал, дип әйтми буламы инде, җә!” – дип миңа карый. Ә мин нәрсә, моның соң дәрәҗәдә ахмаклык икәнен беләм, әмма дәшмим. Без күз карашларыбыздан да бер-беребезнең ни уйлаганын беләбез. Обком хәтта Татарстан радиосында озак еллар барган “Тел күрке – сүз” дигән тапшыруларга кизәнә, бу тапшыруларда милләтчелек чалымнарын күрә. Иң аянычы, мондый тыюлар, юк-барга бәйләнүләр обкомның беренче секретаре ихтыяры белән эшләнә. Ул үзенең көче белән горурлана, хакимлек итүдән ләззәт таба.

Илгиз Хәйруллин үзе дә – партия өлкә комитетында төрле җаваплы вазифалар башкарган, Обком секретаре булган кеше. Шуңа күрә аннан партия бетүне ничек кабул итүе турында сорашмый булдыра алмадым. “Коммунистлар партиясенең бетүе начар, әмма андый партия кирәк тә түгел иде”, – диде ул, һәм 70 нче елларда коммунистлар арасында да пыш-пыш сөйләнгән бер мәзәкне искә төшерде. “Брежнев кояшы” сүрелә башлаган вакыт бу. КПСС Үзәк комитеты әгъзалары чираттагы съездга әзерләнә. Әмма шактыеның күңеленә “без дөрес барабыз микән?” дигән шик кергән була. Шуннан берсе: “Әйдәгез, Лениннан сорап карыйк!” – ди. Мавзолейга баралар, Ильичны уяталар да шушы сорауны бирәләр. Ленин: “Сез “Правда” газетасының мин үлгәч чыккан бөтен саннарын китерегез, аннан соң уйланырга бер атна вакыт бирегез!” – ди. Газеталарны китерәләр. Әмма съезд шаукымы белән Ильич янына барырга оныталар. Иртәгә съезд дигән көнне генә исләренә төшә дә, машинага төялеп, мавзолейга китә болар. Барсалар, Ленин юк. Китәләр Дзержинскийга. “Ильич юкка чыкты, табарга булыш!” – диләр. Феликс: “Ул заманында үзе яшәгән Горькийда булырга мөмкин”, – ди. Барысы да шунда китәләр. Барып җитеп, Ленин бүлмәсенә керәләр, өстәл өстендә “Правда”ның бер ертык кисәгенә Ленин үз кулы белән: “Феликс, мине эзләмә дә, хәзер мин Женевада, бөтенесен яңадан башларга туры киләчәк”, – дип язып калдырган була.

Көләсе урынга моңсу гына елмайдык.

– Йөгереп йөргән җирдән пенсиягә китү кыен булмадымы? – дип, сүзне икенчегә борам.

Сүзгә хатыны Наҗия апа кушыла: “Өч көн еладым башта”, – ди. Илгиз әфәнде исә: “Миңа бернинди кыенлыгы булмады. Пенсиягә алдан әзерләндем, алтмыш яшем тулуга китәм дидем”, – ди.

Ул әле Дәүләт теле-радио комитетында рәислеген ташлагач, Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары булып та эшли һәм, вакыты җиткәч, бу “җылы” урыннан эһ тә итми ваз кичә. Әмма аңа “лаеклы ял” итәргә бирмиләр, пенсиягә чыгып берничә ай үтүгә, аны ул чактагы Президентыбыз Минтимер Шәймиев чакыртып ала да “Зенит” банкының Татарстан буенча идарәсе башлыгы киңәшчесе урынын тәкъдим итә. Башта икеләнә Илгиз Кәлимуллович: “Мин банкир да, финансист та түгел бит”, – ди. Минтимер ага: “Сиңа белгеч булу кирәк тә түгел, Мәскәүдә – Казанны, Казанда Мәскәүне макта да йөр! – ди. Шулай дип шаярта шаярутын, әмма Илгиз Хәйруллинга “Татнефть-Арена” спорт сараен төзетү бурычын йөклиләр. Бина Казанның меңьеллыгына әзер булырга тиеш, дип тә өстиләр. “Зенит” банкы исә төзелешнең иганәчесе була. Оятыма каршы, мин бу корылманың күпме вакыт эчендә төзелгәнен белми идем, Илгиз әфәнде әйткәч, ышанмый аптырап тордым. Баксаң, ул буш җирдә тугыз ай эчендә калкып чыккан икән. Төзелеш барганда Илгизнең көне-төне ничек чатыр чапканын аның хатыны Наҗия апа гына белә. Сарайны ачканда, “Зенит” банкы җитәкчесе Соколов, Илгиз әфәнде янына килеп, каршына тезләнеп, рәхмәт укый.

Моңа хәтле сүзгә бик кушылмый утырган Наҗия ападан: “Гаиләдә кем баш?” – дип сорадым.

– Без әти кайтмыйча ашарга да утырмый идек, мин әнә шундый гаиләдә үстем. Шуңа күрә Илгиз дә – төп хуҗа. Ул – үз сүзендә тора торган, намуслы, төгәл кеше. Безнең кавышуга быел 55 ел тула. Байлыкка кызыкмадык. Әни: “Кызым, кеше тормышына беркайчан да кызыкма. Ходай сиңа кызыккан кешең тормышының иң начар җирен бирер”, – дип әйтә иде. Шөкер, Илгиздә дә беркайчан да хөсетлек булмады. Бөтен нәрсәне үз көче белән тапты ул, – диде.

Илгиз Кәлимулла улына төрттерәм: “Үзеңне мактаганда тыңлап утыру рәхәт, име!” – дигән булам. Ул елмая: “55 ел эчендә төрле хәлләр булгандыр инде”, – ди.

Булгандыр, эшендә дә барысы да шома гына бармагандыр, чөнки, турысын әйтергә курыкмаган, нинди генә шартларда да иманына тугрылыклы, үзе булып кала алган кеше тормышы тигез юлдан гына бара алмый.

Илгиз әфәнденең китапханәсе гаҗәп бай. Әле йөзләгән китапларын китапханәләргә дә тараткан. Ә дуслары бүләк иткәннәрен кадерләп саклый. Күзем Туфан Миңнуллин китабына төште, үзе язып бүләк иткән. Туфан аганың гомергә буш сүз сөйләгәнен, кемгәдер ярарга тырышканын хәтерләмим. Китап тышына да мондый сүзләр язган: “Тормыш юлымда төрле фикердәге, төрле дәрәҗәдәге кешеләр очрады, мине өнәп бетермәгәннәре дә, үзем өнәмәгәннәре дә булды. Минем “пәри”емә килешкән кешеләрнең берсе – Илгиз Кәлимулла улы Хәйруллин. Мин аны үз итеп сөйләшәм, дәрәҗәле урында утыруына карамастан, аңа үзем кебек авыл малае итеп карыйм. Еш кына тотрыксыз холкымны да күрсәтәм. Әмма, ул мине ничек бар – шулай кабул итә. Минем белән түрә булып уйнамый, югыйсә аның дәрәҗәсендәге кайберәүләр әлләкем булып маташалар. Мин алардан кычкырып көләм, Илгизгә олы итеп, үземә тиң итеп карыйм”. Туфан ага минем уйларга йомгак ясаган кебек, остазымнан узып, тагын ни әйтим!

Илгиз Хәйруллин элекке обком йортында яши. Ишек төбендә сакчы да бар, якты чырайлы татар егете. Чыгып киткәндә, янында тукталдым да: “Хәйруллин ниндирәк кеше соң?” – дип сорадым. Уйлап та тормыйча “Во!” дип баш бармагын күрсәтте һәм: “Чын кеше кайчан да кеше булып кала инде ул!” – диде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү