Украина төрмәсеннән качкан Чаллы кешесенә Россиягә кайтырга ярдәм иткәннәр

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чаллы шәһәре буенча җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силичева волонтерларның Украина төрмәсеннән качкан ир-атка Россиягә кайтырга ничек ярдәм итүләре турында сөйләгән. Бу хакта kazan.kp.ru яза. 

Белгеч сөйләвенчә, Виталий 10 ел элек Киевка күченеп, шул ук вакытта Россия гражданы булып кала. 2022 елда Россия паспорты булу сәбәпле, ул башта эзәрлекләүләргә дучар була, ә аннары бөтенләй төрмәгә утыртыла.

–  Бернинди гаепләүләр дә белдерелмичә, — дигән Силаичева.

Соңрак ир-ат кача алган, ул Молдавиягә юл тоткан. Аннан Россиягә кайтырга аңа «Үзенекеләрне ташламыйбыз» фонды хезмәткәрләре ярдәм иткән. Хәзер Виталий медицина тикшерүе уза һәм аңа эш эзләү мәсьәләсе хәл ителә.


Фикер өстәү