Эшмәкәр Гөлүзә һәм Данил Гыйләҗетдиновлар: «Майны ясарга өйрәндек, инде сатарга да өйрәнәсе бар»

Балтач эшмәкәрләре Гөлүзә һәм Данил Гыйләҗетдиновлар шулай ди. Уйлап, әйтеп кенә калмый, үзләре оештырган сөт җыеп эшкәртү белән шөгыльләнүче кооперативка да «Ак алтын» исемен биргәннәр, майлары да шундый исем белән чыга.

– Эшмәкәрлеккә без 2008–2009 елларда керештек. Беркем дә юнәлеш тә бирмәде, өйрәтүче дә булмады.  Ирем белән икебезнең дә бер теләк бар иде: үз көнебезне үзебез күрергә, гаиләбезне муллыкта яшәтергә. Бу теләгебез бик зур иде, тик акча гына юк. Әти-әниләрдән дә ярдәм көтеп булмый, алар икесе дә – авыл кешеләре. Үзебезгә тырышырга, нәрсәдер эшләргә кирәк дигән уртак фикергә килдек, – дип, хатирәләргә бирелә Гөлүзә. – Хәзер ул чакларны искә төшерсәм, башларым әйләнеп китә. Ике бала: берсенә 7 яшь тирәсе, икенчесенә ике яшь тә тулмаган. Данил белән икебез дә дәүләт эшендә. Аннан кайткач, кичен авылларга тире җыярга чыгып китә идек….

Гыйләҗетдиновларга иң беренче өстәмә акча нәкъ менә тире җыюдан керә. Өйгә кайткач, плюсларын-минусларын саныйлар, аз булса да акча кергәнен белеп сөенәләр. Шул язда исә тире җыйнау белән беррәттән чебеш-бәбкәләр дә алып кайтып сата башлыйлар. Гөлүзә заявкалар җыя, Данил кошчылык фабрикаларына йөри. Кич белән клиентларга илтеп бирәләр. Менә шул акчаларны туплап, 2010 елда өйләренең фундаментын салалар.

Шул елны Данил, төп эшен ташлап, үзенең туган авылы Борнакта сөт җыя башлый. «Ул бик үҗәт, бер эшне башласа, көнен-төнен оныта, шушы еллар эчендә мин аның бер тапкыр да арыдым дигәнен ишеткәнем булмады, – ди бүген Гөлүзә. – Сөт бит ул үзе дә шундый юнәлеш: анда тынычлык та, йокы да юк…  Мин дә Данилга булышырга тырыштым, бөтен документларны тәртипләп алып бардым. Данилның кешеләр белән бик ипле сөйләшүе, гаделлеге эзсез калмады: аны күрше авыллар да чакыра башлады. Шулай итеп, бизнесыбыз көнләп үсте. Мин дә, бик күп уйлаганнан соң, район мәгариф идарәсендәге эшемне ташлап, туган авылым Салавычта, күрше Яңа Салавычта сөт җыя башладым. Иске генә «каблук» – «Москвич» машинабыз бар иде – шуның әрҗәсенә мичкәләр утыртып чыгып китә идем. Иртәнге өчтә Данил УАЗик белән, мин «Москвич»та юлга кузгалабыз. Без сөт җыеп, сөт-май комбинатына илтеп кайтканчы, балалар үзләре йокыдан тора, ашый, бер-берсенең чәчләрен үрә, киенеп, мәктәпкә китәләр иде. Алар шуңа күрә кечкенәдән мөстәкыйль булып, муллыкның күктән ишелеп төшмәгәнен аңлап үсте. Утыз градуслы салкынмы, эссеме, буранмы, яңгыр коямы – без тугыз ел көн саен шушы режимда эшләдек, яшәдек…

Бер тоннага якын сөт җыюдан башлаган Гыйләҗетдиновларга сөт тапшыручы авыллар, хуҗалыклар саны арта барып, алар 20 тонна чигенә җитә. Хөкүмәтнең кооперативларга ярдәм итә торган программасы барлыгын белеп, 2019 елда алар да кооператив төзи. Барысы да шома гына барса, билгеле, тормыш булмас иде. Нәкъ шушы елны хуҗалыкларында янгын чыгып, шактый гына матди зыян килә, өстәвенә конкуренция дә бик көчәя. Бер танышлары сөтне суытып сатарга, төрле заводларга элемтәгә чыгарга киңәш бирә. Нәрсәнедер үзгәртергә кирәген аңлаган Гыйләҗетдиновлар бу мөмкинлекне ычкындырмый: танк дип йөртелүче 4 тонна сыйдырышлы суыткыч цистерна сатып алалар. Бераздан 8 тонналысын… Бу бик дөрес адым була.

2021 елда инде Гөлүзә белән Данил яңа хыяллар белән яши башлый: җыйган сөтне үзебездә эшкәртеп, май ясап булса иде, ди алар. Уйлап кына калмыйлар, республика конкурсында катнашалар. Тик ул елда грант ота алмыйлар. Әмма Гыйләҗетдиновларга бу да киртә булмый: зур күләмдә кредит алып, 2022 елда алар модульле мини-заводның бинасын корып куя, тагын грант өчен конкурста катнаша… Бу юлы бәхет елмая. Завод эченә кирәкле җиһазлар әнә шулай алына. Быел февраль башында алар беренче продукцияләрен чыгара. Иң беренче майларын кооператив әгъзаларына күчтәнәч итеп өләшәләр.

– Бөтен кеше: «Ни өчен «Ак алтын» дигән исем куйдыгыз?» – дип сорый.  Исемне бик озак сайладык. Интернетта «Белое золото» дигән рекламага юлыктым. Нефть «кара алтын» булгач, сөт бит – безнең нефть инде, нигә әле аны «ак алтын» димәскә, дип уйладык. Аннан соң алтын гомергә дәрәҗәле булды, сыйфатлы итеп эшләргә стимул да булыр дидек, – ди Гөлүзә.

Бүген аларның мини-заводы 32 тоннага кадәр сөт кабул итә ала. 20 тонна сөт кабул ителә, 10 тоннасы эшкәртелә, көндәлек 1 тонна  ак май ясыйлар. Аларны 350, 400, 900 граммлы контейнерларга да, 5, 10, 20 килограммлы тартмаларга да тутыралар. «Райондагы барлык кибетләр диярлек ала, күрше районнарга, Казанга да чыга башладык, ярминкәләргә йөрибез. «Маегыздан авыл каймагы тәме килә», – дигәнне ишетү бик күңелле. Без бит шәхси хуҗалык сөтеннән генә ясыйбыз, аларның сыйфаты бик югары, ни дисәң дә, шәхси хуҗалык сыерлары өстәмә катнашмаларсыз, табигый ризык ашый… Майны ясарга өйрәндек, инде сатарга да өйрәнәсе бар, – ди Гыйләҗетдиновлар. – Сөтне дә 30 сәгать кенә саклап була. Май ясаганнан калган  аертылган сөтне дә урнаштыра барырга кирәк. Әлегә без аны 300 километрга үзебез илтеп бирәбез. Ул сөтне алмасалар, безнең завод туктый. Шуңа күрә бу проблеманы үзебездә хәл итү юлларын табарга кирәк. Юнәлешләре бар, әлегә бөтенесен бергә колачлап булмый…

Мини-завод дисәң дә, проблемалары зур заводныкыннан ким түгел, мәшәкате чыгып кына тора, диләр. Тикмәгә генә: «Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк», – димиләр бит.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү