Казан урамында бер ир чүкеч белән һөҗүм иткәннән соң, 38 яшьлек хатынның гомере өзелгән (ВИДЕО)

Бу хәл кичә кичке җиделәр тирәсендә Краснококшайская урамындагы №84б йорт янында килеп чыккан.

“Татар-информ” язганча, шул йорт яныннан узып баручы бер ханым подъезд төбендә хәрәкәтсез яткан хатын-кызны күреп алган. Шундук “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Медиклар зыян күрүчене тиз генә хастаханәгә алып киткән. Табиблар күпме генә тырышса да, 38 яшьлек хатын-кыз берничә сәгатьтән җан биргән.
Полиция хезмәткәрләре фаҗига урынына килеп, видеокүзәтү камералары яздырганнарны алган. Кадрлардан күренгәнчә, хатын-кызны подъезд төбендә ниндидер ир-ат көтеп тора. Хатын-кыз килеп җиткәч, ир аңа берничә секунд дәвамында нәрсәдер әйтә дә, башына берничә тапкыр сугып, кача.
Хәзерге вакытта вәхшине полиция хезмәткәрләре эзли. Җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү