Подъездда бер ирнең пычак белән хатын-кызга ташлануы ВИДЕОга эләккән

Алабугада яшәүче 36 яшьлек хатны-кызга Удмуртиядән килгән ирнең пычак белән ташлануы видеокүзәтү камерасына эләккән. Бу хакта KazanFirst хәбәр итә.

Иргә карата «Үтерү белән янау яки сәламәтлеккә зур зыян китерү» һәм «Кыйнау»маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

KazanFirst хәбәр итүенчә, Мәрҗани урамындагы бер йорт подъездында хатын-кызга һөҗүм иткәннәр. Җинаятьче, корбанына янап, берничә тапкыр кулына пычак белән суккан. Зыян күрүче подъезддан чыгып, ярдәмгә чакырган. Очраклы узып баручы егетләр 40 яшьлек ирне тоткарлыйлар һәм полицейскийларны чакырталар. Ир тулысынча үз гаебен таныган, моңа кадәр аның хөкем ителгәне булмаган.


Фикер өстәү