Саратовта вертолет егылып төшкән

Коткаручылар һәлакәт урынына барган. 

Саратовта Кумысная Поляна районында вертолет һәлакәткә юлыккан. Шаһит сүзләренчә, вертолет төшкәннән соң урман полосасына ут капкан. Коткаручылар фаҗига урынына килгән.

Бортмеханик Артем Бабкин һәм курсант Сергей Косолапов һәлак булган. Исән калган Иван Бульбачкин шок хәлендә, аны табибларга тапшырганнар. Ул вертолеттан парашютта сикерергә өлгергән.

 


Фикер өстәү