Башкортстанның Иглин районында 33 яшьлек хатын-кыз коену чанында үлгән. Бу хакта җирле тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хатын-кыз чанга кереп ятканнан соң йоклап киткән һәм тончыгып үлгән дип фаразлана. Хәзер әлеге факт буенча Тикшерү эшләре башланган.
Мәрхүмә ял йортына дус кызы белән килгән булган.