Уникаль операция кичергән Динар Камалиев: «Мин дөрес вакытта, дөрес урынга эләктем»

Дөрес урында һәм дөрес вакытта. Динар Камалиев очрагын бәхет эше дими, ни диярсең? Коляскалы баскетбол буенча спорт остасы шушы көннәрдә катлаулы һәм бездә әлегә кадәр ясалмаган операция кичергән. Мәскәү һәм Казан табиблары бергә егетнең сәламәтлеген дә, спорт карьерасын да саклап калган. Батырның хәлен «ВТ» хәбәрчесе дә белеп кайтты.

Бер кулда арба тәгәрмәче, икенчесендә туп

-Тумыштан имгәнүем аркасында, балачактан бирле арбада гына хәрәкәтләнәм. Шуңа да карамастан, мин һәрвакыт спорт белән шөгыльләнергә теләдем. 3 сыйныфта укыганда, физкультура дәресендә туп тотып, хәрәкәтләнеп йөргәннәрем әле дә истә, шуннан туптан аерылмадым да инде, дип сөйләде безгә Динар Камалиев.

Баскетбол белән 19 яшеннән бирле мавыга икән. Ул – Татарстанның «Барс канатлары» коляскадагы баскетбол клубы уенчысы, Россия паралимпия җыелма командасы әгъзасы. Хәзер аңа – 30 яшь, спорт белән шөгыльләнүне туктатмаячак.

-Хастаханә ишекләрен ачып керергә… бөердәге әстерхан чикләвеге зурлыгындагы таш сәбәпче булды. Алты еллап бөердә ташлар йөрттем инде мин. Вакытында чарасын күрмәдем. Санкт-Петербургтагы турнир вакытында чирләп киттем, бил тирәсендә авыртулар сиздем. Алай да уйнадым, туктамадым, дарулар кулланып булса да, уенга чыктым әле. Шулай да хастаханәгә ятмыйча мөмкин түгел иде инде, – дип сөйли Динар. – Казанга кайтырга һәм Республика клиник хастаханәсенә ятарга туры килде. Берничә көн дәвамында мине тикшерделәр, ташның да шактый зур булуын ачыкладылар.

Егеткә операцияне ничек ясарга? Табиблар да, бу сорауга җавап эзләп, озак баш вата. Гадәти ысул белән таш алдыру Динарга спортчы тормышын дәвам иттерергә киртә куяр иде. Бәхете бар егетнең: ул хастаханәгә эләккән көннәр башкалада профессор Ринат Галиев истәлегенә икенче урология форумы белән туры килә. Казанга Мәскәү белгечләре дә килә һәм бөердән таш алу буенча мастер-класс үткәрә. Яңа алымны егеттә сыныйлар. Сынатмыйлар!

-Операцияне үткән җомгада ясадылар. Ике көн әле бераз сызланулар сиздем. Өченче көнгә инде үземне тулысынча сәламәт итеп тойдым дисәм була. Дүшәмбе арбага утырдым, үзем коридор буенча хәрәкәтләндем, физик күнегүләр дә ясадым, − дип сөенә Динар.

Шушы көннәрдә аны хастаханәдән чыгарган булырга да тиешләр инде. Берничә атна дигәндә яңадан баскетбол уйнарга чыга алачаксың дип вәгъдә биргәннәр. Монысы – спортчы өчен аеруча мөһим һәм сөенечле хәбәр инде. Декабрьдә, киләсе елның февраль аенда ярышлар көтә. Динарның тизрәк шуларга тулы куәткә әзерләнәсе килә икән.

-Табибларга рәхмәт. Мин дөрес вакытта, дөрес урынга эләктем. Операция озак бармады, барысы да тиз булды, хәзер формага кайтырга кирәк, − диде спортчы егет.

Кисмиләр, ә тишәләр генә

Динар Камалиевка ясалган операциянең үзенчәлеге турында табибларның үзләреннән сораштык.

Республика клиник хастаханәсенең 2 нче урология бүлеге мөдире Михаил Ульянин аңлатканча, Динарның бөер һәм бәвел юлларында таш утыру чире төп авыруына да бәйле.

-Безнең пациентыбыз – тумыштан инвалид. Анда периферия нерв системасының аномаль үсеше күзәтелә, ул аскы очлыкларның функциясе бозылуда чагыла, – дип аңлатты табиб.

Динарның 12гә 5 сантимер зурлыктагы бөерендә ике сантимерлы таш барлыгы ачыклангач, аны кичекмәстән операциягә әзерли башлыйлар. Гадәти юл белән башкарсалар, аңа якынча 15 сантиметрлы кисем ясарга кирәк булыр иде. Ә хирургик юлдан соң пациентлар озаграк тернәкләнә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкин булырмы – анысына да берәү дә гарантия бирә алмый.

«Европа медицина үзәге» клиникасы җитәкчесе, медицина фәннәре докторы, профессор Николай Григорьев – Динарга операция ясаучы Мәскәү табибы. Операцияне ул лапароскопия ысулы ярдәмендә башкара. Ягъни бөердәге ташны, тәндә кечкенә генә тишем ясап, лазер ярдәмендә ваклыйлар. Николай Григорьев – 1 меңнән артык шундый операция ясаган белгеч. Тәҗрибәсен безнең табиблар белән дә уртаклашырга әзер ул.

– Операцияне ригид, ягъни туры, бөгелми торган инструментлар белән башкардык. Пациентның ташын алу өчен сыгылмалы өстәмә инструментлар да кулландык. Гадәттә мондый операция 20 минуттан 1 сәгатькә кадәр дәвам итә. Пациент та үзен тыныч хис итә ала: бозылган тән тукымасы кайчан төзәлер дип көтәргә кирәкми, кан китү куркынычы юк, әйткәнемчә, гадәти юл белән башкарылган операциядәге кебек зур кисем ясалмый, ә бер тишем генә тишелә, – дип аңлатты Николай Григорьев.

Михаил Ульянин әйтүенчә, яңа төр операция хәзерге вакытта үзләштерү этабында. Тиздән аны РКБда да киң кулланыла башларга өметләнәләр.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү