7-11 сентябрь көннәрендә “Бердәм Россия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (адресы: Казан, К.Маркс ур., 31/7) коронавирус пандемиясе шартларында көзге-кышкы чорда сәламәтлек саклау системасын оештыру мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү атнасы узачак.
Бу чарага “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары, сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарма һәм дәүләт хакимияте вәкилләре җәлеп ителә.
7 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина катнашында “Бердәм Россия” кабул итү бүлмәсенең инстаграм-аккаунтында “Катлаулы эпидемиологик шартларда көзге-кышкы чорда сәламәтлек саклау системасын оештыру” дигән темага “Турыдан-туры эфир” оештырыла.
Барлык чаралар да онлайн-форматта – Skype (Priemnayaer116), Instagram (opriemnaya116) каналларында һәм WhatsApp (8-987-205-00-63) аша үткәрелә, шулай ук “Кайнар линия” телефоны (8-800-201-16-00) (“Мой депутат” порталы) аша дамөрәҗәгать итәргә була.
Алдан язылып кую һәм өстәмә мәгълүматлар алу өчен телефон: (843) 238-10-00.