Айрат Фәррахов: «Рөстәм Миңнеханов мәкаләсендә иң актуаль сорауларга җавап бирә»

Бүген “Ватаным Татарстан” газетасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  мәкаләcе басылды. Бу җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты.

Шул уңайдан без Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховның фикерләрен белештек. Аның сүзләренчә, мәкалә хәзерге вакытта халыкны кызыксындырган иң актуаль сорауларга җавап бирә.
– Хакимияттә булгач, син карарлар кабул итәргә тиешсең. Аны нәрсәдән чыгып эшләргә? Бу бөтен кеше өчен бик катлаулы мәсьәлә, – ди Айрат Фәррахов. – Һәм карарлар кешелек кыйммәтләреннән чыгып кабул ителә.

Рөстәм Нургалиевич “Беренче урынга нинди кыйммәтләрне куям һәм теге яки бу карарны кабул иткәндә нәрсәгә нигезләнәм?” дигән сорауга җавап бирә. Миңа аеруча күңелгә якын булганы халыкның сәламәтлеге һәм тормыш сыйфаты иде. Һәм ул үз мәкаләсендә моңа бик зур урын биргән. Табибларга рәхмәтен җиткерә. Медицина хезмәткәрләренең хезмәтен яңача бәяләүне әйтә. Алар җәмәгатьчелек арасында һәрвакыт хөрмәткә ия кешеләр булсалар да, соңгы эпидемия безнең күзаллауга бик зур йогынты ясады.
Икенче кыйммәт дигән вакытта, депутат Президентның мәдәниятебезне һәм аны саклауны атавын билгеләп узды.
– Бу бик мөһим өстенлек һәм Президент нәкъ менә шуннан чыгып күп нәрсәне үзгәртергә планлаштыра. Без инде моны күрә дә башладык.

Телләрне саклау программасы кабул ителде, полилингваль мәктәпләр төзелә һәм башкалар. Өченче мөһим кыйммәт ул – икътисад. Чөнки әгәр без актив рәвештә алга бармасак, халыкның яшәү сыйфатын тәэмин итә алмаячакбыз. Шуңа күрә безгә икътисад үссен өчен барысын да эшләргә кирәк. Ә ул бары тик инвестицияләр кергән очракта гына үсә ала. Шуңа күрә без инвестицияләр ягыннан кызыксыну уятырга, безгә килүче инвесторларга зур ышанычлылык күрсәтергә тиешбез. Һәм бу бик мөһим. Дүртенче мөһим приоритет – әхлакый кыйммәтләр. Закон да, экология дә бар кеше өчен дә бер. Һәм бөтен кеше тигез. Бу принципиаль рәвештә мөһим. Дәүләт Думасы депутаты буларак миңа килгән кешеләрне яхшы тоемлыйм. Аларның гаделлек көтүен дә яхшы беләм. Гаделлек бүген хәлиткеч фактор. Президент моны бик нечкә һәм төгәл итеп билгели.

Димәк, карарлар кабул иткәндә аның төп кыйммәтләренең берсе – әхлакый кыйммәтләр, тигезлек, гаделлек. Һәм бу бик мөһим. Рөстәм Миңнеханов тагын ике мөһим кыйммәтне билгели – без халыкның тормышын яхшырту өчен эшләнелә торган теләсә нинди акыллы адымнарга әзер. Мәгариф, социаль сәясәт булсынмы ул, без тагын да активрак рәвештә үсәргә әзер. Моннан тыш, сәясәтченең үзе һәм халыкның ышанычы өчен мөһим булган тагын бер фактор: Президент сау-сәламәт, актив һәм ул алдагы елларда иң амбицияле планнарны тормышка ашырырга, һәр татарстанлыны якларга, ярдәм итәргә әзер, – диде Айрат Фәррахов.


Фикер өстәү