Өлкән яшьтә бала караучыларның пенсиясе индексацияләнә

Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча, балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары, попечительләре быел, 1 июльдән индексацияләнгән иминият пенсиясе ала башлаячак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Казандагы Яңа Савин районы бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итте.

Хәзергә попечительләргә түләү (әйтик, тәрбиягә бала алган гаилә килешүе кысаларында) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе кагыйдәләре буенча башкарыла. Опекун пенсионерларга иминият кертемнәре ясала. Ә индексацияләнгән пенсия опека срогы чыкканнан соң гына түләнелә.

1 июльдән исә аларга индексацияләнгән пенсия түләнәчәк. Аны тәэмин итү өчен Пенсия фонды бүлекчәләре опекун пенсионерларның исемлеген яңарта. Ул эш 15 июньгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Почта һәм кредит оешмаларында кирәкле документлар 24 июньгә кадәр торгызылачак.  

– Яңа төзәтмәләрдән соң, республикада тәрбиягә бала алган 300гә якын пенсионерның пенсиясе артып киләчәк, – дип белдерде Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Татарстан Пенсия фонды бүлегенең халык белән элемтәдә торучы “кайнар линия” телефоны – (843)279-27-27


Фикер өстәү