Әнвәр Нургалиев: «Без моны аларны югалтканнан соң гына аңлыйбыз»

Әнвәр Нургалиев өчен быел сынау елы булды. Туган нигезенә кайтканнан соң, җырчы инстаграмга йөрәккә үтәрлек пост куйган.

— Ялгыз нигез. Тормышта бер сәгать эчендә бөтен нәрсә дә үзгәрергә мөмкин икән, киләчәккә алдан планнар корып кую һәрчак актуаль түгел. 10 ел элек безнең йортыбыз бөтенләй башка иде, — дип күңелен бушата Әнвәр.

Ел саен әти-әнисенең тормышын уңайлы, рәхәт, йорт-җирләре матур булсын өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли ул. Тик бер мизгелдә барысының да беркемгә кирәксез булып калуы, алтынга күмсәң дә элеккеге җылылыкның калмавы, бернәрсәне дә кире кайтарып булмавы турында уфтана җырчы.

— Әни ул бары Әни генә түгел, ул аңлатып булмый торган, давыллы дөньяда маяк, изгелек, тәртиплелек чагылышы. Кызганыч, без моны аларны югалтканнан соң гына аңлыйбыз… Әниләрегезне саклагыз һәм кадерләрен белегез, — ди җырчы.

https://www.instagram.com/p/CAmdVsrBt9E/?igshid=89da6ehs0pbq


Фикер өстәү