Фәрит Мөхәммәтшин: “Ярдәм киләсе елда да дәвам иттереләчәк”

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Премьер-министр урынбасары Евгений Варакин белән очрашты.

Евгений Варакин Татарстан шефлыкка алган Лисичанскны торгызу юнәлешендә алып барылучы эшләр турында сөйләде. Шулай ук, гуманитар ярдәм җыюда булышканнары, махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга теләктәшлек белдергәннәре өчен бөтен республика халкына рәхмәтен җиткерде. Ул Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр исеменнән “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегенә һәм “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәтенә дә ихлас рәхмәт сүзләрен тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу юнәлештәге эш киләсе елда да дәвам иттереләчәк. Дәүләт Советы Рәисе Евгений Варакинга һәм Луганск халык республикасы территориясен торгызуда өлеш керткән барлык Татарстан халкына рәхмәт әйтте.


Фикер өстәү