Яңа ел табынына. Ләвәштә булгур пешерү ЫСУЛЫ

Бәйрәм алды ел ахырында төгәллисе эшләре, мәшәкате белән алҗыта. Вакытны да, акчаны да әллә ни исраф итми, мәшәкатьләнми генә табын кору буенча Seviyorum хатын-кызлар клубына нигез салучы Ильмира Каракуш укучыларыбызга киңәшләрен бирде.

Ләвәштәге булгур. Яхшылап юылган булгурны үсемлек мае, өстенә бераз чыгарлык итеп су салып, 10–15 минут пешерергә. 150 г атланмай, тәменчә тоз салырга. Туралган итне суган, башка тәмләткечләр белән пешереп алырга. Озынча ике зур ләвәшләрне, казан төбен майлап, ике яктан бәлеш камыры төсле асылынып торырлык итеп салырга. Эченә ит, өстенә булгурны салып, калган камыры белән өстен каплап, майларга һәм мичкә 10 минутка тыгып алырга кирәк. Ләвәшкә май, ит тәме сеңә, кертердәп тора торган була. Аны зур савытка әйләндереп каплыйсың һәм кисәсең.  Ул чәчәк сыман ачыла, бик тәмле  була.


Фикер өстәү