Хәрби хезмәткәрләргә пенсия билгеләү үзенчәлекләрен аңлаттылар

Көч структураларында билгеле бер еллар эшләгән өчен пенсия алучы хәрбиләр картлык буенча тагын бер пенсия алырга хокуклы.

Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм башка көч ведомстволарында тиешле елларны эшләгән өчен яки инвалидлык өчен түләүләр алучы хәрби пенсионерлар Россия Пенсия фондыннан икенче пенсиягә — картлык буенча иминият пенсиясенә дәгъва итә ала. Бу хакта бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Россия Пенсия фондында билгеләнгән иминият пенсиясе ел саен дәүләт тарафыннан индексацияләнә. Бүген Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясен 11 меңнән артык хәрби пенсионер ала», — дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Көч ведомствосы линиясе буенча тиешле еллар эшләгәнгә яки инвалидлык өчен билгеләнгән пенсия булганда һәм тагын берничә шарт үтәлгәндә, алга таба Россиянең Пенсия фонды линиясе буенча икенче пенсия алу хокукы туа. Моның өчен хәрби пенсионерның мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлүе, СНИЛСка ия булуы, мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгы булуы зарур.


Фикер өстәү