Узган тәүлектә Татарстанда 2 729 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тагын 2 729 кеше коронавирус йоктырган.

Алар арасыннан 312 кеше — 18 яшькә кадәргеләр. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«198 кеше хастаханәгә салынды», — диделәр ведомствода.

Казанда — 1 298, Чаллыда 159 очрак теркәлгән. Яшел Үзән (164), Питрәч (114) һәм Нурлат (102) районнарында йөздән артык авыручы ачыкланган. Әлмәт (82), Лаеш (82), Түбән Кама (76), Арча (56) һәм Саба (50) районнарында да күрсәткеч югары, калган районнарда авыручыларның саны 50дән кимрәк.

Пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 белән 103,4 меңнән артык кеше авырган, 70 меңгә якын кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 4 222 кеше савыккан.


Фикер өстәү