Бөгелмә районында «ГАЗель» белән җиңел машина бәрелешкән

Республиканың Бөгелмә районы Ефановка авылы янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авариянең шаһитлары сөйләгәнчә, трассада «ГАЗель» һәм Skoda җиңел машинасы бәрелешкән.

Бәрелү шулкадәр көчле булган, ике автомобиль дә юл читенә чыгып очкан. Чит ил машинасының кузовына шактый җитди зыян килгән – аның уң ягы тулысынча җимерелгән, алгы пыяласы чәлпәрәмә килгән, капоты өзелгән.

«Ким дигәндә бер кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Аны хастаханәгә алып киттеләр», — дип белдерделәр һәлакәтнең шаһитлары.


Фикер өстәү