Бәла – баш өстендә: түбәдәге карны кем чистартырга тиеш?

Кышның куркыныч чагы җитте. Аяк астыннан бигрәк, өскә карап йөрергә туры килә торган вакыт. Кояш җылысы түбәләрдәге карны эретеп, боз сөңгеләре ясый башлады. Йорт түбәләрендәге карның да тик кенә ятасы килми: шуып төшәргә генә тора.

Әле шушы көннәрдә генә  Лаеш районының Комлы Кавал авылында чактан гына фаҗига булмый кала. Ишегалдында ике баласы белән уйнап йөргән ана, тавыш ишетеп, өскә карый. Ул түбәдән шуып төшүче кар өемен күреп, балаларын алып, читкә китеп өлгерә. Интернетта таралган видеодан күренгәнчә, кар шактый күп ишелеп төшә. Аның астында калган очракта, бәхетсезлек килеп чыгу ихтималы зур була. Бу вакыйга буенча тикшерү эшләре башланган.

Шуңа охшаш хәл Казанда да килеп чыга. Тик бу юлы автомобильгә зыян килә. Башкаланың Профессор Камай урамындагы торак йорт янында торган автомобиль өстенә зур боз кисәге төшә. Фотолардан күренгәнчә, бозлы кар автомобильнең алгы пыяласын ваткан.

Кызганыч, кышның язга авышкан көннәрендә мондый очраклар турында шактый ишетергә туры килә. Шуңа күрә тагын да игътибарлырак булып, өсне-асны карап йөрергә киңәш итә белгечләр. Балалар белән уйнар өчен йорт янын түгел, ә ачык мәйданчыкларны сайлау күпкә куркынычсызрак булыр, ди алар. Хәзер түбәләрне чистартканда яки кыекларында зур боз сөңгеләре булган йорт яннарын кызыллы-аклы тасма белән әйләндереп алалар. Аларга да мөмкин булганча игътибарлы булсак иде.

– Узган ел ишегалдында калдырган машинабызга түбәдән кар өеме ишелеп төшкән иде. Бик зур зыян килмәсә дә, автомобильне ремонтка алып керергә туры килде. Әле ярый, идарәче компания үз гаебен таныды. Ремонтны алар хисабыннан ясаттык, – ди Биектауда яшәүче Илдар Кәлимуллин. – Күрше йортта яшәүче танышыбызның хәле тагын да яманрак булды. Баласы белән урамнан барганда, өстенә боз кисәге төшеп, кулын авырттырган иде.

Казандагы «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе хезмәткәре Гөлнара Әдиятуллина әйтүенчә, йортларның авыш түбәләрендәге кар һәм боз сөңгеләрен чистарту – идарәче компанияләрнең бурычы. Күпкатлы йорт түбәләре һәм чарлаклар  гомуми милек булып санала, һәм компания аларны карап торырга тиеш. Ә менә фатир балконы түбәсендәге кар, боз сөңгеләре өчен шушында яшәүчеләр җаваплы. Үзе чистарта алмаган очракта, милекче идарәче компаниягә язма рәвештә хат юлларга тиеш.

– Балкон өчен җаваплылык йорт хуҗасында булуга карамастан, балкондагы боз сөңгеләрен идарәче компания эшчеләре яки алар яллаган подрядчы оешма чистартырга тиеш, – дип искәртә белгеч. – Әгәр милекче компаниягә бу эшне башкарырга кирәклеге турында мөрәҗәгать итмәсә, түбәдән төшкән кар яки боз кешенең сәламәтлегенә яки милеккә зыян китергән очракта, фатир хуҗасы җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Әгәр кеше яки милек җитди зыян күрсә, гаепләнүче кеше чыгымнарны үзе күтәрергә тиеш булачак. Фаҗига була калса, җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү