Бүген булачак солдатларны Казанның “Патриот” үзәгеннән быел язгы чакырылышта тәүге тапкыр армиягә озаттылар. Егетләр Коры җир гаскәрләре подразделениесендә хезмәт итәчәк.
Язгы чакырылыш, гадәттәгечә, 1 апрельдә башланды. Мәскәү хәрби округының Коры җир гаскәрләренә 20дән артыграк егет китәчәк. Апрельдән июльгә кадәр республикадан барлыгы 3 меңнән артыграк булачак солдат, шул исәптән 600 белгеч армия сафларына кушылачак.
Моннан тыш бер меңнән артыграк ир-егет Татарстан карамагындагы хәрби частьләргә юл тотарга тиеш. Алар арасында – Мәскәү Кремле Коменданты хезмәтенең Президент полкы һәм Семенов полкы.