Татарстанда егетләрнең беренче төркемен армия сафларына озаттылар

Татарстанда көзге чакырылышта егетләрнең беренче төркемен армия сафларына озаттылар. Гомумән, октябрь-декабрь айларында республикадан хәрби хезмәткә 3 мең егет китәчәк. Алар Калининградтан башлап Камчаткага кадәр упнашкан частьләрдә Ватан алдындагы бурычын үтәячәк.

Көзге чакырылыш башлану сәбәпле, республикада яшь егетләр һәм аның ата-аналары өчен “Хокукый белем мәктәбе” исемле дәресләр үткәрә башладылар. Бу – республикада 10 еллап, Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән берлектә оештырыла торган чара. Әйтик, шушы көннәрдә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская мондый дәресне Минзәләдә үткәрде.


Фикер өстәү