Читтән торып эшләүчеләр арасында кем баерак?

Октябрь башыннан Татарстандагы эш эзләүчеләр өчен читтән торып эшләү мөмкинлеге булган өч меңнән артык вакансия тәкъдим ителгән. Алар арасында күпчелекне сату өлкәсе, мәгълүмати технологияләр (IT), маркетинг, администратор кебек һөнәрләр тәшкил итә.

Һөнәрләр исемлегендә беренчелекне җитәкченең шәхси ярдәмчесе вазыйфасы били. Бу хезмәт өчен 50 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Популяр һөнәрләр исемлеген call-үзәк операторы һәм математика буенча репетитор дәвам итә. Беренчесенә – 40-60 мең сум, репетиторга – 70 меңгә кадәр хезмәт хакы түләргә вәгъдә итәләр.

Шулай ук исемлектә студентлар өчен хисапчылык буенча эшләр авторы (100 мең сум), гидрометеоролог (50-120 мең), маркетолог (120-160 мең) кебек замана һөнәрләре бар. Иң соңгы урынны интернет сайт белгечләре (SEO-белгеч) били. Аларга эш бирүчеләр 70 мең сумга кадәр акча түләргә әзер.

 

 

 

 


Фикер өстәү