Казанда 5 яшьлек кыз автобуста үзе генә сәяхәт кылган

Казанда 60нчы автобуста өлкәннәрдән башка гына сәяхәт кылучы кызны күреп алганнар.

Кызга биш яшьләр чамасы булуын ачыклаганнар. Ул Казанның Авиатөзелеш районындагы тукталышларның берсендә автобуска утырган. Кызның үзе белән сумкасы булган. Ул кондукторга  исемен, кая баруын һәм әти-әниләренең кемнәр булуын әйтеп бирә алмаган. Шулай ук аларның телефон номерларын да белмәгән.

Автобус йөртүче «Халитов урамы» тукталышынада пассажирларны башка автобуска күчереп, полиция хезмәткәрләрен чакырткан.


Фикер өстәү