Татарстанда 3 меңнән артык егет шинель кияргә җыена

Китәчәкләр, тик соңрак. 1 апрельдә язгы чакырылыш башланды. Татарстанда өч меңнән артык егет биленә каеш буачак. Мәгълүм хәлләр аркасында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре 13 апрельдән эшли башлый. Армия сафларына 20 майдан соң китәчәкләр.

Чакырылыш комиссияләре аша барлыгы 16 мең егет узачак. “Татар-информ” агентлыгында Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин әти-әниләрне тынычландырды: комиссариатларда барлык саклык чаралары да күреләчәк. Тикшерү узасы егетләрнең температурасын үлчәп, кулларын дезинфекцияләп, битлекләр өләшәчәкләр. Хәрби хезмәткә алынучыларның барысы да коронавируска тест узачак. Тест тискәре булганда гына хәрби хезмәткә алачаклар.
Бүген вазгыятьтә чакыру кәгазен полиция хезмәткәрләре китерәчәкме? Аны алсалар да, комиссариатка ничек барып җитәргә? Кайбер сораулар җавапсыз калды.
– Армиядә бары тик сәламәт кешеләр генә хезмәт итәргә тиеш. Оборона министры шундый бурыч куйды. Моның өчен тулы тикшерү үткәреләчәк. Хәрби частьләргә барып җиткәч, егетләр 14 көнлек карантинга урнаштырылачак, анда аларның сәламәтлеген тулысынча тикшерәчәкләр, – диде генерал Погодин.
Егетләр шинель кияргә әзерме, үзләре бу хакта ни уйлый? Арада, чакыргач, кая барасың инде, диючеләр дә бар. Шул ук вакытта армияне ватанпәрвәрлек хисе белән бәйләүчеләр дә юк түгел.
– Техникумны тәмамлыйм, тиздән кулга диплом алачакбыз. Армиягә бармау турында уй башта да юк. Армиядә фәлән икән, төгән икән дигән фикерләрне тыңламыйча, язгы чакырылышта ук китсәң, яхшырак дип уйлыйм. Көзгә калсаң, вакыт та сузылачак, башка чит фикерләр дә керергә мөмкин. Хәрби хезмәт куркытмый. Көн саен физик күнегүләр ясыйм. Идәннән 50 тапкыр этеләм, турникта 15 тапкыр тартылам. Армиягә баргач, оятка калмас өчен гәүдәне тәртиптә тотарга тырышам, – ди Арча егет Фирүз Хәсбиуллин.

Сәрия Мифтахова

Татарстан егетләре кайларда хезмәт итәчәк?

Коры җир гаскәрләре – 47 процент
Һава-космик көчләре – 13 процент
Махсус билгеләнештәге ракета гаскәрләре – 8 процент
Милли гвардия гаскәрләре – 8 процент
Һава-десант гаскәрләре һәм спецназ – 7 процент
Хәрби-диңгез флоты – 7 процент
Оборона министрлыгының Баш идарәсе – 2 процент
Башка подразделениеләр – 8 процент

 

Фото: yandex.ru


Фикер өстәү