Путин хөкүмәткә гадәттән тыш хәл игълан итү хокукы бирде

Россия Президенты хөкүмәтткә гадәттә тыш хәл игълан итү яки бөтен Россия территориясендә югары әзрелектә тору хокукы бирә торган законга кул куйды.

Әлеге документ рәсми хокукый мәгълүмат порталына урнаштырылган.

Закон гадәттән тыш хәлләр вакытында, 90 көн дәвамында, кайбер даруларны күпләп һәм берәмләп сатуны чикләү, аеруча мөһим препаратлар куллануны һәм аерым бер төр даруларны һәм медицина чараларын теркәүне көйләү хокукы да бирә.


Фикер өстәү