Татарстанда 3D басма үзәге барлыкка килергә мөмкин

Татарстан Рәисе Хөкүмәт Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узган утырышта берничә инновацион проект тәкъдим ителде.

Әйтик, «Лазер системалары» компаниясе Татарстанда 3D басма хезмәтләрен үстерү өчен өстәмә технологияләр үзәген ачарга тәкъдим итә. Бу хакта предприятие генераль директоры Дмитрий Васильев хәбәр итте. «Шушы көннәрдә Санкт-Петербургта аддитив технологияләр үзәге ачылды. Мондый үзәкләр җитми. Татарстанда да шундый укны төзергә тәкъдим итәбез. Эшне биш машинадан башларга кирәк. Безнең илдә аларның саны Ростехта гына күп. Кытайда, әйтик, гадәти үзәк 100 машинадан тора», – диде ул.
Компаниядә металл буенча SLM-басма технологияләре үзләштерелгән. Алар авиакосмос сәнәгатендә, машина төзелешендә һәм энергетикада кирәк. «Барлык популяр материалларны үзләштердек, – дип хәбәр итте Дмитрий Васильев. – Сыйфаты коелганнан яхшырак һәм чүкеп ясалганга якын. Моннан тыш, җайланмаларның реверс-инжинирингы белән шөгыльләнәбез. Бик актуаль юнәлеш».

«Киләчәк – мондый машиналар кулында. Сәнәгатьчеләребезгә аларны барып карарга кирәк. Без элек бу хакта хыяллана да алмый идек. Шакктакыч әйберләр, һәм аларны аддитив технологияләр ярдәмендә хәл итү мөмкин», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, компания 3D-принтерлар да җитештерә. Алар басма зурлыклары белән аерылып тора. Быел тагын 20 принтер җитештерү планлаштырыла.


Фикер өстәү