Быел “Үлемсез полк” интернет аша гына үткәреләчәк. “Россиянең үлемсез полкы” иҗтимагый хәрәкәте үзәк штабы рәистәше Ирина Цунаева әйтүенчә, иминлекне саклау зарурилыгына бәйле бу.
Исегезгә төшерәбез: “Үлемсез полк” Россиядә һәм башка илләрдә Бөек Ватан сугышы корбаннары һәм сугышта катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән үткәрелә. Беренче тапкыр 2012 елның 9 маенда Томск шәһәрендә җирле журналистлар тәкъдиме белән уздырылып, 2013 елда ил күләмендәге чарага әйләнде. Акциягә Россия, Украина һәм Казахстаннан 120дән артыграк шәһәр-авыл кушылды. “Үлемсез полк” узган елда да урамга “чыкмады”.
Сүз уңаеннан, Татарстанда Җиңү көненә багышланган “Минем герой – минем гаиләм” онлайн-флешмобы башланды да инде. Республикада яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарының истәлекләре белән социаль челтәрләрдә бүлешә алачак, дигән сүз бу. Соңыннан әлеге истәлекләр матбугат чараларында чагылыш табачак.