Рөстәм Миңнеханов бильярд спорты буенча Татарстан Рәисе Кубогы ачылышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бильярд спорты буенча халыкара турнирны, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бильярд спорты буенча Татарстан Рәисе Кубогын (дөнья кубогы) ачу тантанасында катнашты.

«Бездә көрәшергә әзер булган лаеклы спортчылар – егетләр һәм кызлар бар. Сез барыгыз да осталар, һәм минем теләгем – сезгә бәхет елмайсын. Яхшы спорт көрәше телим!, – диде Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында узган ачылу тантанасында. – Бильярд – бик матур спорт төре. Биредә сәләтле һәм талантлы спортчылар җыелды».

Ул шулай ук спортчыларга бераз гына көнләшүен таныды. «Алты көн буена бильярд уйнау бик кызыклы! Сезнең командага ничек язылырга?» – дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов, турнирда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Россия Бильярд спорты федерациясе вице-президенты билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан бильярд спортын үстерүнең төп үзәкләренең берсе булып тора. «Иң көчлеләр җиңүгә ирешсен!», – диде ул турнирда катнашучыларга.


Фикер өстәү