Радик Гайзатуллин: «Бюджет акчасын сакчылрак тотарга кирәк»

Кичә Татарстан финанс, казначылык һәм салым органнарының уртак киңәшмәсе булып узды. Шул уңайдан финанс министры Радик Гайзатуллиннан финанс органнарының эш нәтиҗәләре, бюджетны үтәүдәге кыенлыклар, быелга бурычлар турында сораштык.

– Радик Рәүфович, ел башында табышка салым җыемының физик затлар кеременә салым (НДФЛ) күләменнән шактый ук калышуын күрдек. Гыйнвар –февраль йомгакларына караганда, табышка салым бюджетка иң зур керем китерүче чыганаклар буенча икенче урынга чыккан. Гәрчә узган ел беренче урында булса да. 1 квартал йомгаклары буенча, бюджетның керем өлеше ничегрәк үтәлде?

– Ел башында табышка салым җыемының түбән булуы нефть тармагы предприятиеләренең, аерым алганда, «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең айлык аванс түләүләрен асылда кергән табыштан түләвенә бәйле. Бу салым еллык салым декларациясен тапшырганнан соң (срогы – 28 мартта) түләнелә. Гыйнвар – февраль айларында әлеге тармак предприятиеләреннән кергән салымның кимрәк булуы шуңа бәйле.

НДФЛ исә даими алынып килүче салым булып тора, шуңа күрә ул ел башында Татарстанның тупланма бюджеты керемнәрендә беренче урынга чыккан.

 

1 квартал йомгаклары буенча, бу хәл, гадәттәгечә, «төзәтелде» инде.  Өч ай эчендә 42,8 миллиард сум күләмендә табышка салым керде. Шул рәвешле бюджет керемендә аның өлеше 37% тәшкил итте, салым үзе башка керемнәр арасында янә беренчелеккә чыкты.

 

Тулаем алганда, хисап чорында Татарстан тупланма бюджетына барлыгы 149,1 миллиард сум керде, шул исәптән 115,0 миллиард сумы – салым керемнәре һәм башка керемнәр.

– Бюджетның керем өлеше әйбәт үтәлә, дип әйтергә мөмкин, димәк. Әллә теге яки бу салымнарны җыюда билгеле бер кыенлыклар да бармы?

– Гомумән, республика бюджеты системасында керемнәрнең уңай динамикасы күзәтелә. Моннан тыш Татарстан 3 айлык йомгак буенча тупланма бюджеттагы салым һәм салым булмаган керемнәр күләме ягыннан, элеккечә үк, Идел буе федераль округында беренче урында бара, ә төбәкләр арасында дүртенче урынны били.

Әмма табышка салым мәсьәләсенә аерым тукталып үтәсем килә. Инде әйтеп үткәнемчә, өч айда аның күләме 42,78 миллиард сум тәшкил итте. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 5 миллиард сумга кимрәк бу.

Татарстан Финанс министрлыгы табышка салымның 80 проценттан артыграгын кертүче 1 меңнән артыграк оешманы күзәтеп тора.

1 кварталда тармаклар буенча күчерелгән табышка салым күләме ягыннан, элеккечә үк, нефть, газ чыгару һәм аларга хезмәт күрсәтү тармаклары, сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләре, химия һәм нефть химиясе производстволары аерылып тора.

Шул ук вакытта телгә алып үтелгән кайбер тармаклардан керем күләменең кимүе күзәтелә. Бигрәк тә химия һәм нефть химиясе җитештерүдә, нефть-газ комплексында, шулай ук сәүдә, транспорт, элемтә һәм мәгълүматлаштыру өлкәсендә табышка салым  шактый ук кимеде.

Ә менә гыйнвар – март айларында кредит оешмаларында, лизинг эшчәнлеге, машина төзү кебек тармакларда  узган елның шушы ук чорындагыга караганда табышка салымның сизелерлек артуы күзәтелә.

– Килеп туган вазгыятьтән чыгып, 1 кварталда бюджетның чыгым өлеше ничегрәк үтәлә?

– Татарстан тупланма бюджеты чыгымнары 100,3 миллиард сум тәшкил иткән, шул исәптән республика бюджеты чыгымнары – 82,5, җирле бюджетлар чыгымнары – 42,4 миллиард сум.

Ел башына калган бюджет акчасы һәм 1 кварталда алынган керемнәр хезмәт хакын тулысынча, үз вакытында түләү, барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларның беренче чиратта кирәкле чыгымнарын тиешенчә финанслау мөмкинлеге бирде.

Шуны да билгеләп үтәсем килә: «май» указларын тормышка ашыру буенча, республикада уртача хезмәт хакының әйбәт күрсәткеченә ирешелде һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең аерым категорияләренә эш хакы тиешенчә арттырылды.

– Радик Рәүфович, быел беренче кварталда республика бюджеты системасында нинди мөһим вакыйганы билгеләп үтәр идегез?

– Һичшиксез, еллык хисап буенча эшне. 2023 ел өчен республика бюджетын үтәү турында хисап әзерләнде. Министрлар Кабинеты аны 8 апрельдә Хисап палатасына юллады. Алга таба ул Дәүләт Советына карап тикшерүгә җибәреләчәк.

 

2023 ел йомгаклары буенча хисапның төп күрсәткечләре: керемнәр буенча Татарстан бюджеты үтәлеше – 486,8 миллиард сум, чыгымнар буенча 510,2 миллиард сум тәшкил итте. Чыгымнар керемнәрдән 23,4 миллиард сумга артыграк булды.

 

– Радик Рәүфович, бүген Финанс министрлыгы нинди бурычлар белән яши? Республиканың финанс системасы эшендәге төп юнәлешләр нинди?

– Биредә мин Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында куелган бурычларны гамәлгә ашыруны төп мәсьәлә буларак билгеләп үтәсем килә.

Безнең мәгълүматларга караганда, май аеның икенче яртысында федераль министрлыклар Россия Финанс министрлыгына 2025–2030 елларга Президент билгеләгән төп бурычлар һәм чараларны финанслау буенча тәкъдимнәр юллаячак. Соңыннан алар киләсе чорга федераль бюджетта чагылыш табачак.

Шуңа бәйле рәвештә, тармак министрлыкларына, ведомстволарга федераль министрлыклар белән әлеге чараларны гамәлгә ашыруга республика бюджетына федераль бюджет акчасын бирү мәсьәләләрен үз вакытында карарга кирәк.

Моннан тыш Татарстан Финанс министрлыгы чираттагы 3 елга бюджетны формалаштыру буенча әзерлек эшләре башлады инде. Бюджетны төзү өчен законнар, документлар, кирәкле материаллар проектларын әзерләү һәм карап тикшерү графигы расланып, республика министрлыклары һәм ведомстволарына юлланды.

Гомумән алганда, шуны әйтәсем килә: быелга куелган бурычлар бүгенге вазгыятьне исәпкә алырга тиеш. Моннан тыш ел дәвамында керемнәр алуда киеренкелек пәйда булырга мөмкин. Шул сәбәпле, бюджетларның тиешле балансын тәэмин итү өчен, бер яктан, салымнарны максималь дәрәҗәдә җыярга, икенче яктан, бюджет акчасын сакчыл тотарга кирәк. 2025–2027 елларга бюджетны вакытында һәм сыйфатлы итеп төзү дә агымдагы елның мөһим бурычы булып тора.


Фикер өстәү