Радик Гайзатуллин: «Авырлыклар игътибарлырак булырга, төптәнрәк уйларга гына мәҗбүр итә»

Россия Президенты Владимир Путин февраль ахырында Федераль Җыенга Юлламасында төбәкләрнең бюджет кредитлары буенча бурычының өчтән ике өлеше кичереләсен әйтте. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин белән шул хакта, гомумән, республиканың дәүләт бурычы, кредит рейтинглары хакында сөйләштек.

– Радик Рәүфович, сүзне Президент Владимир Путинның федераль кредитлар буенча бурычның өчтән ике өлеше кичереләсе турындагы белдерүеннән башлыйк әле. Республика өчен ни дәрәҗәдә мөһим бу?

– Иң элек республикабызның федераль хакимияттә алданрак кабул ителгән һәм республика бурычын киметү мөмкинлеген күздә тоткан карарны тормышка ашыруда актив катнашуы турында берничә сүз әйтәсем килә.

– Россия Хөкүмәтенең 1704 һәм 1740 нчы карарларын күздә тотып әйтүегезме?

– Әйе, сүз нәкъ менә шул хакта. Татарстан, федераль бюджетка бурычны реструктурлаштыру кысасында, 2020 һәм 2021 елларда кайбер яңа инвестицион проектларны тормышка ашыруны тәэмин итәр өчен инфраструктурага билгеле бер күләмдә акча кертүне үз өстенә алды. Әлеге проектлар федераль дәрәҗәдә хупланды. Шушы механизм кысасында, бу проектлардан федераль бюджетка өстәмә салым кереме күләмендә, элегрәк алынган бюджет кредитлары буенча бурычның бер өлешен гамәлдән алу күздә тотыла. Бүгенгә әнә шул рәвешле федераль бюджетка 9,6 миллиард сумлык әҗәт сызылды. Әлеге механизмның алга таба да тормышка ашырылачагын көтәбез.

– Ә инде Федераль Җыенга Юлламада билгеләп үтелгән карарга карата нәрсә әйтә аласыз?

– Бу карарның Россия төбәкләренең финанс хәленә уңай йогынты ясаячагына шик белдерүче булмас, дип уйлыйм. Шул ук вакытта хәзер барыбыз да Россия Хөкүмәтенең бурычны кичерү тәртибен һәм кагыйдәләрне эшләвен көтә. Республикага килгәндә, без дә яңа механизмны гамәлгә ашыруда катнашуга өметләнәбез. Күп нәрсә Президент карарын үтәү барышында килеп чыгарга мөмкин булган нечкәлекләрдән торачак. Әлегә булган мәгълүматларга караганда, яңа механизм киләсе елдан гамәлгә кертелә. Төбәкләрнең федераль кредитлар буенча бурычының бер өлешен яңа механизмга кертмәячәкләр. Шул ук вакытта кичереләчәк бурыч күләмен инвестицияләр һәм инфраструктура проектларына юллау шарты тәкъдим ителә. Кабатлап әйтәм: барысына да ачыклык кертү өчен Юлламада игълан ителгән карарны үтәү кагыйдәләре һәм тәртибенең федераль дәрәҗәдә кабул ителүен көтәргә кирәк.

– Хәзерге вакытта республиканың дәүләт бурычы күпме? Шул хакта сөйләп үтсәгезче.

– 1 мартка республиканың гомуми бурычы 125,5 миллиард сум тәшкил итә. Шуның 115,9 миллиард сумы – федераль бюджет кредитларына, 9,6 миллиард сумы дәүләт гарантияләренә туры килә. Әйтергә кирәк, узган елда тиешле өлкәләрдә объектлар төзү һәм капиталь төзекләндерү өчен, «Торак», «Заманча мәктәп», «Мәдәни мохит», «Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын модернизацияләү», «Төбәк һәм җирле юллар челтәре» федераль проектларын тормышка ашыру кысасында республика чыгымнарына акчаны алдан ук биреп кую максатында алынган бюджет кредитлары буенча 15 миллиард сум чамасы бурыч апрель ахырына кадәр түләнергә тиеш. Бу бурыч федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар хисабына каплана.

– Әлбәттә, зур күләмдәге акча турында сүз бара. Мәгълүм булганча, дәүләт бурычы күләме ягыннан без төбәкләр исемлегендә иң өстә торабыз. Бу хакта сезнең фикерегезне ишетәсе килә.

– Әйе, бурычның гомуми күләме буенча безнең күрсәткеч Россия төбәкләре арасында иң зурлардан берсе булып санала. Әмма биредә берничә әйберне исәпкә алырга кирәк. Беренче чиратта, инде моңа кадәр дә күп тапкырлар әйткәнемчә, хәзерге вакытта республиканың базар кредитлары буенча, ягъни банк кредитлары, дәүләт кыйммәтле кәгазьләре рәвешендәге бурычлары юк. Бурычны түләү чыгымнарын киметүгә бик уңай йогынты ясый бу. Гади итеп әйтсәк, процент түләү мәсьәләсе җиңелрәк. Банк кредитлары федераль бюджет кредитларына караганда кыйммәткәрәк төшә.

Дәүләт бурычы күләменә килсәк, аны республика бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре күләме белән чагыштырып карарга мөмкин. Бу керем узган елда 407,2 миллиард сум тәшкил итте. Әлеге күрсәткечләрнең нисбәте – 31% чамасы. Ә бу, Россия Финанс министрлыгы бәяләмәләре буенча, кулай күрсәткеч булып тора. Гомумән, федераль дәрәҗәдә Россия субъектларының бурыч түләүгә сәләтен бәяләү кысасында, Татарстанның даими рәвештә әҗәтне җиңел түли торган төбәкләр төркеменә кертелүен искәртеп узарга кирәк.

Шунысы да бар: федераль бюджет кредитларын түләү вакыты шактый ук озын – 2038 елга кадәр. Башлыча бу, 2012 елдан башлап, федераль бюджетка озак сроклы бурычларны реструктурлаштыру эшен эзлекле төстә алып баруның нәтиҗәсе булып тора.

– Быел илебезнең төп кредит рейтинг агентлыкларының республикабызны уңай бәяләве тикмәгә генә түгел, димәк.

– Россиянең «Эксперт РА» һәм «АКРА» («Аналитик кредит рейтингы агентлыгы») рейтинг агентлыклары белән хезмәттәшлекне дәвам иттерәбез. Узган елның декабрендә һәм быел февраль аенда алар Татарстанның кредит рейтингларын раслады. Әйтергә кирәк, Россиядә кулланылып килүче иң зур шкала буенча. Рейтинг агентлыклары билгеләп үткәнчә, төбәк икътисадын үстерүдә чагыштырмача югары күрсәткечләр, инвестицияләр өчен әйбәт шартлар, бюджетны баланслы үтәү һәм республика дәүләт бурычы мәсьәләсендәге тотрыклылык кебек күрсәткечләр республиканы бәяләүгә уңай йогынты ясаган.

Һичшиксез, геосәяси процесслар, Көнбатыш дәүләтләре ягыннан Россиягә карата санкцияләр һәм административ чикләүләр кысасында, бүгенге этапта республиканың һәм тулаем илнең социаль-икътисадый үсешенә югары дәрәҗәдә билгесезлек хас. Әмма боларның барысы да, гомумән алганда, республика бюджетын формалаштыру һәм үтәү мәсьәләләрендә, аерым алганда, дәүләт бурычына бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә безне тагын да игътибарлырак булырга, төптән уйларга гына мәҗбүр итә.

 


Фикер өстәү