Эрдоган Владимир Путинны сайлауда җиңүе уңаеннан котлаган

Россия Президенты Владимир Путин Төркиядәге коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефон аша сөйләшкән. Бу хакта “Татар-информ” Кремльнең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Телефон аша сөйләшкәндә, Эрдоган Россия лидерының сайлауда зур җиңү яулавын искәртеп, аңа Россия халкы файдасына яңа уңышлар теләгән.
Владимир Путин, үз чиратында, әңгәмәдәшен һәм Төркиядәге барча мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлаган.

“Россия белән Төркия арасындагы күпкырлы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен алга таба иңгә-иң торып эшләүне дәвам итүгә кызыксыну белдерелде. Халыкара тотрыклылык һәм иминлекне ныгыту (шул исәптән Кара диңгез төбәгендә) мәсьәләләре каралды”, – дип диелгән Кремль хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез: сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү йомгаклары буенча бүгенге дәүләт башлыгы Владимир Путин 87,28% тавыш җыйган.

Таулы, туйлы, тойгылы. Сайлау көннәрендә булган кызыклы һәм үзенчәлекле хәлләр


Фикер өстәү