Таулы, туйлы, тойгылы. Сайлау көннәрендә булган кызыклы һәм үзенчәлекле хәлләр

Елның төп сәяси вакыйгаларыннан саналган Россия Президентын сайлау көннәрен Татарстан халкы күңелле уздырды. Районнарда да, башкалада да бу сәяси вакыйганы мөмкин кадәр истәлекле итәргә тырыштылар. Без исә 15–17 мартта булган кызыклы һәм үзенчәлекле хәлләрне барладык.

Туй күлмәге кигән кыздан…

Татарстандагы сайлау участокларына туй күлмәге кигән кызлар, яшь кияүләр дә килде. Сайлау көннәрендә өйләнешеп, ЗАГСтан туры тавыш бирү участогына барган парлар шактый булды. Казан, Әлмәт, Саба, Чистай, Аксубай – кыскасы, республиканың төрле почмакларында гомер кичерүче яшь парлар 15, 16, 17 март көннәрен үзләре өчен икеләтә истәлекле итте. «Бу – уйлап кабул ителгән карар. Һәркем киләчәген үзе сайлый, шуңа күрә без Президент сайлавына баруны кирәк дип таптык», – дип сөйләделәр «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанда яшәүче Илмир һәм Гөлфия Идрисовлар.

Кемдер бу көннәрдә «кызыл» туйларын бәйрәм итсә, Арча районының Ташкичү авылында гомер кичерүче Рауза һәм Габделбәр Абдуллиннар 15 мартта «алтын» туйларын каршылаган. 1974 елдан бирле иңне иңгә куеп яшәүче гаилә авылдагы сайлау участогына да бергә килгән. Шунда ук котлаулар да кабул иткән. Бүген алар өч бала һәм 11 оныкларының куанычын күреп яши.

Бер егет исә бөтенләй шаккатырды: Казандагы сайлау участокларының берсендә сөйгәненә өйләнешергә тәкъдим ясады. Кызның җавабын чамалыйсыздыр инде?

Башта сайлауга, аннан… тау шуарга

Мамадыш халкы өчен сайлау көннәре икеләтә истәлекле булды. 16 мартта шәһәрдә экстремаль һәм кышкы спорт төрләре комплексы ачылды. Шуңа да бу көнне Мамадыштагы сайлау участокларына махсус киемнәрдән, чаңгы яки сноуборд күтәреп килүчеләр дә булды. Шундыйларның берсе – Захаровлар гаиләсе. Сайлау участогына килгәч: «Тавыш бирәбез дә, туры тау шуарга барабыз. Бүген бездә икеләтә бәйрәм! Көнне сәгатьләп планлаштырдык. Тау шуып кайтканнан соң, балалар белән кайнар чәй эчеп җылыначакбыз», – дип уртаклашты Захаровлар.

Сүз уңаеннан, яңа комплекста өч төрле трасса бар. Иң озыны – 650 метрлы. Балалар һәм тюбингларда шуарга теләүчеләр өчен аерым урыннар каралган.

Кайда да була

Татарстаннан барлыгы 100дән артык хаҗи Россия Президентын сайлауда катнашкан. Рамазан ае көннәрендә Мәккәдә кече хаҗ – гомрә кылучылар Җиддәдә урнашкан Россиянең генераль консуллыгына барып тавыш биргән. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үзенең «Телеграм»дагы каналында хәбәр итте.

Сайлау Татарстандагы тикшерү изоляторларында да узды. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, республикадагы 5 СИЗОда тотылучы 1800 кешенең тавыш бирү хокукы бар. Идарә хәбәр итүенчә, сайлау барышында аларда тәртип һәм хокук бозу очраклары теркәлмәгән. Моннан тыш, төзәтү эшләренә хөкем ителгән 742 кеше дә Конституциядә язылган хокукыннан файдалана алган.

Гаилә бәйрәме

Татарстанда Президент сайлавы Гаилә елы рухында узды. Тавыш бирергә бала-чагасы, әби-бабасы белән килгән гаиләләр хәйран иде. Әйтик, Түбән Кама районының Сухрау авылында яшәүче Фроловлар гаиләсе сайлауга биш буын – 17 кеше бергә килгән. Иң өлкән тавыш бирүче Нина ханымга 88 яшь булса, иң яшь гаилә әгъзасы Ваняга нибары яшь ярым гына. «Сайлауга бик рәхәтләнеп килдек. Без бит илебезнең, балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәге өчен тавыш бирәбез!» – диде Валентина Фролова.

Фроловлар тату гаилә булуларын махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләп дә күрсәтә. Алар барысы бергә маскировка челтәрләре үрә, хәрбиләр өчен кирәк-ярак сатып ала. Зур гаиләнең бер әгъзасы – Егор да хәзерге вакытта хәрби операция зонасында.

Коймаклы һәм Салаватлы

Сайлауның соңгы көнен башкала халкы аеруча көтеп алгандыр. Беренчедән, 17 мартта Казанның «Ак барс Арена» мәйданында «Широкая Масленица-2024» республика бәйрәме узды. Аның кысасында Гаилә фестивале үткәрелде. Олысы, кечесе – һәркемнең күңеленә хуш килә торган бәйрәм узды монда. Фестивальгә хатыны Луиза ханым белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде. Килгән кунакларны Май чабу бәйрәме белән котлап кына калмады ул, халык белән аралашты, сый-нигъмәтләрдән аваз итте, агач та кисеп күрсәтте. «Безнең дуслык шушындый бәйрәмнәрдә ныгый. Быелгы Май чабуның сайлау көннәренә туры килүе аеруча әһәмиятле. Мондый дуслык ниятләрне тормышка ашырырга ышаныч тудыра», – диде Парламент башлыгы.

Көндез коймак ашап күңел ачкан халык кичен шушы ук мәйданда зур бәйрәм концертында күңел ачты. Язгы салкынча кичтә башкала халкын һәм кунакларның күңелен Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, чакырылган кунаклардан Хабиб, Ваня Дмитриенко, «Иванушки» төркеме һәм башкалар җылытырга тырышты.

 

 


Фикер өстәү