Сөт ризыкларын күп куллану нәрсәгә китерергә мөмкин? – Белгеч аңлатмасы

Кальций бөердә таш барлыкка килү куркынычын арттыра.

Сөт ризыкларын күп ашау бөердә таш авыруы сәбәпләреннән берсенә әйләнергә мөмкин. Югары категорияле табиб-уролог Сергей Королев “Газета.Ru” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, иң элек аз хәрәкәтләнүчән кешеләрдә бөерләренә таш утырту куркынычы арта. Фосфор-кальций алмашына зыян килә чөнки. Шул ук вакытта сөт ризыкларын (аксым һәм кальцийның организмга чамадан тыш күп керүе сәбәпле), әче, тозлы-борычлы ризыкларны күп ашау (бәвелдә кислота микъдарын арттыра) да бөердә таш барлыкка китерергә мөмкин.

Шулай ук бәвел чыгару системасында көйсезлекләр килеп чыкса, әйтик, кешенең бөере берәү генә булса да ташларның барлыкка килү куркынычы арта.
Моннан тыш ялкынсыну авырулары ташлар хасил булуга юл ача. Инфекция, сидек юлларына эләгеп, анда тагын бер ялкынсыну китереп чыгара, ә бу исә таш барлыкка китрә, дип аңлатып үткән табиб.


Фикер өстәү