Россиядә һәр өч кешенең берсенә, чамадан тыш күп эшләү сәбәпле, инсульт куркынычы яный

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Халыкара хезмәт оешмасы уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, атнасына 55 сәгатьтән күбрәк эшләү инсульт куркынычын 35 процентка арттыра.

Сораштыруда катнашучыларның 64 проценты артык күп эшләүләрен күрсәтеп үткән, шуның 30 процентны атнасына 55 сәгатьтән артыграк эшләвен белдергән.
Шул ук вакытта күпчелегенең сәламәт тормыш рәвеше алып бармавы билгеләнгән, бу исә инсульт куркынычын арттыра. Респондентларның нибары 14 проценты гына сәламәтлеге белән гадәтләре арасында бәйлелекне күрүен әйткән.


Фикер өстәү