Дөреслек поезды. «Көч – хакыйкатьтә» агитация поезды Россиянең 67 субъекты аша узачак

Мәскәүдән Владивостокка кадәр. Башкалага килгән «Көч – хакыйкатьтә» («Сила в правде») агитация поезды ил шәһәрләре буенча 34 мең километрдан артык юл үтәчәк. Эшелон Россиянең 67 субъекты аша узачак һәм 75 шәһәргә кагылачак. Үзенчәлекле поездны Казан вокзалында җыр-бию белән каршы алдылар.     

Казан вокзалы платформасында Казан танк училищесының корал күргәзмәсе, шулай ук контракт хезмәтенә чакыру һәм хәрби сәүдә пункты, кыр кухнясы оештырылган иде. Поездны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, кадетлар, суворовчылар, волонтерлар, республика халкы һәм кунаклары каршы алды.

– Казандагы искиткеч чарада катнашучыларны кайнар сәламлим. Һәркемгә мондагы күргәзмәләрне караудан яхшы тәэсирләр телим. Һәм без сезнең белән, әлбәттә, көчнең хакыйкатьтә икәнен беләбез, – диде вице-премьер.

Поезд вагоннары махсус хәрби операция, Бөек Ватан сугышы, Россия тарихы һәм башка патриотик темаларга багышланган. Хәтта сугыш техникасы белән аерым платформа да бар. «Бу көннәрнең даны сүрелмәс» вагонында Бөек Ватан сугышы чорындагы корал үрнәкләре һәм хәрби техника макеты куелган.

Поездның лекторлары – хәрби офицерлар, сержантлар һәм солдатлар. Алар ил халкына махсус хәрби операция турында сөйлиләр.

– Без инде Көньякны, Ерак Көнчыгышны, Себерне йөреп чыктык, хәзер үзәк Россия аша узабыз. Казан безнең исәптә 60 нчы шәһәр булды. Шуннан соң  илнең төньягына китәбез һәм 8 майга Мәскәүгә кайтып җитәчәкбез,  – дип сөйләде эшелон башлыгы урынбасары Олег Широков.

Олег Широков сүзләренчә, «Көч – хакыйкатьтә» поезды – Көнбатыш Европа һәм Америка алып барган мәгълүмат сугышына җавап.

– Бу – Оборона министрлыгы идеясе. Без махсус хәрби операция бурычларының ничек үтәлүен рәсемнәр аша гына күрсәтеп калырга теләмибез. Илнең 75 шәһәрендә яшәүче халыкка барысын да үз күзләре белән күрергә мөмкинлек бирәбез,  – диде ул.

Поездның тугызынчы вагоны контракт буенча хезмәткә багышланган. Шунда ук теләгән һәр кеше Оборона министрлыгы белән килешү төзи ала.

– Яшьләр белән даими рәвештә мәгълүмати эш алып барыла. Һәр шәһәрдә Россия Оборона министрлыгы белән 6–8 контракт төзелә, – дип уртаклашты эшелон башлыгы урынбасары.

«Иң мөһиме – бөек илебез тарихын искә төшерү». Агитация поезды башлыгы, контр-адмирал Вячеслав Сытник әнә шулай диде.

– Без Казанга килүебезгә бик шат. Армия һәм флот казанышларын, сугышчыларыбызның бүген нацизмга каршы ничек көрәшүен күрсәтәчәкбез. Иң мөһиме – оныткан кешеләргә бөек илебез тарихын искә төшерү. Без һәрвакыт дөреслеккә генә таянабыз. Шуңа күрә дошман тар-мар ителәчәк, җиңү безнеке булачак! – диде контр-адмирал.

«Татарстан ветераннар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Александр Бородин фикеренчә дә, бүгенге шартларда әлеге акция бик урынлы.

– Оборона министрлыгына акыллы карары өчен рәхмәт. Хакыйкать һәрвакыт безнең якта! Без бергә булганда көчле, – диде Александр Бородин. – Алда безне бәйрәмнәр көтә. Иң зуры – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы. Барыбызга да тыныч күк, ә безнең Кораллы Көчләргә батырлык һәм җиңү телим.

 


Фикер өстәү