Рөстәм Миңнеханов: «Безнең Кораллы көчләрнең киләчәге – сезнең кулда»

Кыю, гадел һәм көчле булыгыз! Быел Казанның танк училищесын бөркеттәй 111 егет тәмамлады. Уку йортын алтын медаль белән тәмамлаган 8 лейтенантка дипломнарны Президент Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантаналы чарада без дә булып кайттык.

Иң элек училищеда «Үзәк хәрби округның тарихы һәм сугышчан традицияләре» музее ачылышы булды. Андагы экспозицияләрдә Россия армиясенең Бөек Ватан сугышы чорыннан алып бүгенгә кадәр үсеш тарихы чагылыш тапкан.

Шуннан соң Жуков орденлы, Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесының 89 нчы чыгарылышы егетләре, Ватанны сакларга әзерлекләрен раслап, кулларына диплом алды. Шуларның 12се уку йортын – кызыл дипломга, ә 8е алтын медальгә тәмамлады. Тиешле ялдан соң алар, төрле гаскәрләргә бүленеп, хәрби хезмәткә китәчәк. Оборона министры Сергей Шойгу приказыннан күренгәнчә, Көнбатыш хәрби округка – 36, Көньяк хәрби округка – 21, Үзәк хәрби округка 18 егет юл тотачак. Моннан тыш, танк училищесын тәмамлаган 2 егет – һава-десант гаскәрләрендә, бер егет – Төньяк флотта, тагын берсе – Россия Кораллы көчләре генераль штабының Баш идарәсендә һәм өчесе Коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.

Безнең Кораллы көчләрнең киләчәге – сезнең кулда. Президент Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада шулай дип белдерде.

– Сезгә фидакарьлек һәм намус, бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек традицияләрен дәвам итәргә кирәк булачак. Бүгенге офицерлар – Бөек Ватан сугышы геройларының варислары, оныклары һәм оныкчыклары – Ватан өчен фидакарьләрчә көрәшәләр. Алар Сүриядә террорчыларга каршы көрәш алып бара, Донбассны неонацистлардан яклый, халкыбызның тынычлыгы, иминлеге сагында тора. Махсус хәрби операция барышында әлеге уку йортын тәмамлаган егетләрнең батырлыклары белән чын күңелдән горурланабыз, – диде ул. – Училище җитәкчелеге, мөгаллимнәр уку процессын нәтиҗәле, кызыклы һәм иҗади итү өчен бөтен көчен куйган. Шуңа күрә бүген безнең офицерлар фундаменталь әзерлек, уникаль күнекмәләр һәм зур осталыкка ия. Сезнең Казан танк училищесының данлы традицияләрен ныгытуга лаеклы өлеш кертәчәгегезгә ышанам. Офицер погоннары сезгә гаять зур җаваплылык йөкли. Солдатларыгызны саклагыз!

Үзәк хәрби округ командующие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы генерал-майор Рөстәм Миңнекаев, сүзләренчә, Казанда тәрбияләнгән офицерлар гаделлек, батырлык кебек күркәм сыйфатлары белән һәрвакыт аерылып торды.

– Ватаныбыз хакына намуслы һәм фидакарь хезмәт күрсәтергә әзер булыгыз. Өлкән иптәшләрегезне сынатмагыз, училищеның данлы традицияләренә тап төшермәгез. Мондагы командирларыгызны, укытучыларыгызны, аларның теләкләрен, тормыш сабакларын онытмагыз! – диде ул.

Бүгенге катлаулы вазгыятьтә уку йортында алган белем һәм тәҗрибәләрне тиешле дәрәҗәдә файдаланырга кирәк булачак. Танк училищесы башлыгы, генерал-майор Кирилл Кулаков шулай диде.

– Үзегезне, солдатларыгызны саклагыз. Нинди дәрәҗәле уку йортын тәмамлаганыгызны беркайчан да онытмагыз! Хәрби бурычыгызны үтәгәндә монда алган бәһасез тәҗрибәгезне лаеклы дәрәҗәдә күрсәтегез! – диде генерал-майор.

Танк училищесын алтын медальгә тәмамлаган Шамил Хәсәншин исә үз чиратында барлык егетләр исеменнән Ватанга лаеклы хезмәт итәргә вәгъдә бирде. «Уку җиңел булды дип әйтә алмыйм. Ләкин зур хыялым, әти-әниемнең һәм тормыш иптәшемнең сүзләре минем рухымны ныгытып торды. Нәселебездә хәрбиләр булмаса да, тәрбиям, Ватанга мәхәббәт мине хәрби белем алырга этәрде. Хәрби – иң кызыклы һәм иң хөрмәтле һөнәр ул, миңа калса», – диде егет.

Ә газиз улларын котларга килгән әти-әниләр күз яшьләрен тыя алмады. «Улым өчен бик горурланабыз. Әлеге уку йорты безнең егетләрне чын батыр булырга, туган илне яратырга өйрәтте. Антларына тугры калып, лаеклы кешеләр булсыннар иде», – диде Эльмира ханым, улын кочакларга ашыгып.

Ә кем өчендер бу көн икеләтә шатлыклы булды. Вальс биегән вакытта ике егет сөйгән ярларына тормыш юлларын бергә бәйләргә тәкъдим ясады. Яшьләргә бәхет телибез!

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү