Владимир Путин төзелеш министрына Донбасста яшәүчеләрне кышка тиешле шартлар белән тәэмин итәргә кушкан

Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә кышны нормаль, кешечә уздыруларын тәэмин итү өчен бөтен тырышлыкны куярга кирәк.

Россия Президенты Владимир Путин вице-премьер Марат Хөснуллин белән киңәшмәдә шулай дип белдергән. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы Донбассны саклау буенча махсус хәрби операция үткәрелүен, аның кешеләргә бик күп авырлыклар китерүен искә төшергән. “Шуңа күрә сездән Луганск һәм Донецк халык республикалары җитәкчелеге белән элемтәдә торып, бу мәсьәләләрне каравыгызны сорыйм, – дигән дәүләт башлыгы. – Хәзер әле җәй, әмма кышка да ерак түгел. Кешеләрнең аны нормаль, кешечә шартларда уздыра алуы кирәк. Шуннан соң инде әкрен генә төзелеш башлап җибәреп, кешеләрне торак белән тәэмин итәргә мөмкин булачак”.


Фикер өстәү