Казанда Суворов эзләре. «Солдат тыныч вакытта да – сугышта»

Ноябрь ахырында сугыш хәрәкәтләрен сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән Россия генералиссимусы Александр Суворов дөньяга килгән. Тарихка ул – бернинди сугышта да җиңелүне белмәгән бердәнбер хәрби җитәкче буларак кереп калган шәхес. Россия армиясе өчен бүген дә идеал булып кала бирә. Бөек полководец хакында меңнәрчә мәкалә, китаплар язылган. Аның батырлыгына ничәмә-ничә буын мөкиббән китеп, сокланып яши. Әмма, галимнәр әйтүенчә, аның тормышында ак таплар бихисап, без белмәгәннәре дә бик күп әле. Шуларның берсе, мөгаен, аның Казанда хезмәт иткән чорыдыр. Бигрәк тә безнең өчен. Александр Суворов Казан белән бәйле күренекле кешеләр арасында үзенең саллы урынын биләп тора.

Арча кырында өйрәнүләр

Ни кызганыч, Александр Суворовның Казандагы тормышын яктыртучы хатлар, документлар тулысынча табылмаган. Галимнәр моның төп сәбәбен 1815 елның 3 сентябрендә булган көчле янгын дип саный. Ул вакытта ут телләре торак йортлар урнашкан 70 кварталны ялмап ала. Нәтиҗәдә җирле губерна идарәсенең Казанны яулап алганнан бирле сакланып килгән архивы янып, көлгә әйләнә.

Генерал-поручик Суворов Казанга 1782 елның 20 гыйнварында Казан дивизиясе оештыру максаты белән җибәрелә һәм монда берничә ай була. Ул вакытта шәһәрнең таш биналардан торган үзәк өлеше әллә ни зур булмый. Дворяннар, түрәләр, сәүдәгәрләр Кремльдә һәм аның тирә-юнендә яши. Урамнарның озынлыгы бер чакрымнан артмый. Арча кыры дип аталган үзәк урам (хәзер Карл Маркс урамы) бүгенге Гоголь урамына кадәр генә була. Болак аръягындагы кварталлар 800 метрга гына сузыла. Мәгълүматлардан күренгәнчә, 1781–1782 елларда шәһәрдә 40 000 чамасы кеше яшәгән.

Белгеч Евгений Панов тикшерүләреннән күренгәнчә, Суворов Казан губернаторы, генерал-майор, җиде елга сузылган беренче рус-төрек сугышында катнашкан Илья Бибиков белән рәсми төстә очраша. Бу яуда ул үзе дә булу сәбәпле, аларның сөйләшер сүзләре күп булган дип уйлыйк. Бибиков аны яңа герб белән таныштыра. Суворов һәр көнен догалар белән башлый һәм тәмамлый. Солдатларга да шундый таләп куя. Шуңадыр инде, аны Казан митрополиты Вениамин да кабул итә. Аңлашыла ки, шул ук вакытта ул подполковник, гарнизон артиллериясе командиры Семен Баратаев белән дә күрешми калмагандыр дигән фараз бар.

Казан дивизиясе командующие Суворов беренче көннән үк сугышчыларны өйрәтүгә көчен дә, вакытын да кызганмый. «Солдат тыныч вакытта да – сугышта» дигән гыйбарәне исеннән чыгармый, башкаларга да шуны тукып тора. Бигрәк тә төз ату һәм штык белән сугышу серләренә өйрәтә. Аның өчен солдатның, һөҗүмгә күтәрелеп, дошманына якын ук килеп, аны штык белән бәргәләп атуы кадерлерәк була. Өйрәнүләр, поход шартларына яраклаштырып, Арча кырында бара. Суворовның тырышлыгы бушка китми. Бу Казан дивизиясе катнашкан сугышларда бик ачык күренә. 1782 елның августында императрица Екатерина II Казан дивизиясен Днепр түбәнлекләрендәге Казыкирмән ныгытмаларына алып барырга һәм граф-де-Бальменнан Кырым гаскәрләрен кабул итәргә боера. Шулай итеп, Кырым һәм Ногай җирләренә һөҗүм башлана. 1782 елның 1 октябрендә составында Казан дивизиясе батальоннары да булган Суворов гаскәрләре ногайлыларны тулысынча җиңелүгә дучар итә. Морзаларның күбесе Суворовка баш ия һәм Кырымның Рус дәүләтенә кушылуын таный.

Хәрби эшчәнлеге

Александр Суворов 1742 елның 23 октябрендә гади солдат булып хезмәт итә башлый. Аннан сержант дәрәҗәсенә күтәрелә. 1754 елда беренче тапкыр офицер чинына лаек була. Бөек полководецның хәрби эшчәнлеге тарихка Җидееллык дип кереп калган яуда башлана. Россия бу чорда Австрия яклы булып, Пруссиягә каршы сугыша. Ул вакытта 27 яшьлек Суворов генерал-фельдмаршал Бутурлин командалагындагы пехота полкларына җибәрелә һәм «Казан пехота полкы» комплектына кертелә. Казан пехота полкы исә 1700 елның 25 июнендә Петр I тарафыннан оештырылган була һәм ул барлык походларда да катнаша. Бу сугыш Суворов өчен зур тәҗрибә була. Хәрби коллегия вице-президентыннан яшерен ордер алгач, ул Әстерханга юл ала, Каспий диңгезе аша Һиндстанга юл яру өчен әзерләнә. Ике елга якын Каспий флотилиясен тәртипкә китерә. Әмма соңрак бу эшнең кирәге калмый. Менә шул вакытта ул Хәрби коллегиядән Казанга кайтырга дигән күрсәтмә ала да инде. Анда «Пугачев гаскәрләре эзе калган Казан җирлеген тәртипкә китерү өчен» дип языла. Югыйсә бу вакытта фетнә бастырылганга  җиде ел чамасы вакыт үткән була инде. Тарихта язылганча, бу – зур походка чыгып китәр алдыннан бөек полководец өчен ял кебегрәк була.

Суворов җиңүләренең озын исемлеге 1799 елның сентябрендә Швейцариягә поход белән тәмамлана. «Рус штыгы Альп тауларын ертып керде …» дип языла бу хакта соңрак әдәби әсәрләрдә. Суворов хәрби хезмәт иткән чорда алты тапкыр яралана, әмма бер тапкыр да сугыш кырын ташлап китми. Әле үзе исән чагында ук аның исеме легендага әверелә. Казаннан ерак булмаган Сокуры авылында (бүгенге Лаеш районы) дөньяга килгән Гавриил Державин аңа мәдхия җырлый.

Александр Суворовны Санкт-Петербургтагы Александр Невский лаврында җирлиләр. Кабер ташына бик кыска гына «Монда Суворов ята» дигән сүзләр уелган. Моны да Державин тәкъдим итә. Плитә өстендә Суворов полкларының байраклары җилферди.

Басурман

Суворов фамилиясенең килеп чыгышы турында версияләр күп төрле. Төрки телләргә кагылышлысы да бар. Кайбер интернет чыганаклары күрсәткәнчә, аның тамыры төрки телләрдәге «сувор» («җайдак») сүзеннән алынган дип санала. Суворовның хатларыннан күренгәнчә, ул татар телен дә, төрек телен дә яхшы белгән. Хәтта Евпаториядәге христианнар императрицага мондый хат җибәрәләр: «Суворов басурманга әйләнгән, кырым татарлары телен генә түгел, хәтта төрекләрнекен дә яхшы белә».

Башка версия буенча, Суворовлар 1622 елда Россиягә күченеп килгән шведлар нәселеннән дип санала. Әмма Евгений Панов бу версиягә каршы килә. «Чынлыкта Суворовлар Россиядә XV гасырдан бирле яшәгәннәр», – ди ул. Вячеслав Лопатин үзенең «Суворов» дип аталган китабында болай дип яза: «Суворов – ул исем түгел, ә киң таралган кушамат.  «Сувор, суворый – ул шул ук «суровый» дигән сүз, ягъни ачулы, кырыс. Халык арасында бу сүз, мәсәлән, Тверь өлкәсендә кулланыла». Язучы фаразлавынча, 1323 елда Бөек Новгород Карелияне Швеция карамагына бирә, шведлар кулы астында яшисе килмәгән руслар аннан китә башлый. Бу гаиләләр арасында Суворовлар да була. Тарихи язмалардан күренгәнчә, аның әтисе Петр Iгә хезмәт иткән. Бик белемле булган, җиде телдә сөйләшә белгән яки аңлаган. Башта тәрҗемәче булган. Аннары, руслар басып алгач, аны Көнчыгыш Пруссиянең генерал-губернаторы итеп сайлыйлар.

Халык хәтере

Ничек кенә булмасын, берәүләр теленә күбрәк җәзалаучы булып кереп калганмы ул, икенчеләр өчен каһарманмы, генералиссимус Суворовның җиңүләре, исеме – ил тарихының аерылмас бер өлеше. Суворов традицияләренә тугрылык 1812 елгы Ватан сугышында Наполеонны җиңәргә ярдәм итә. 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышы вакытында өч дәрәҗәдәге Суворов ордены гамәлгә куела. Аның белән Совет Армиясенең катлаулы хәрби операцияләрне тормышка ашырган офицерлары һәм генераллары бүләкләнә. Сугыш чорында бу орденга 7111 кеше лаек була. Алар арасында Минзакир Әпсәләмов, Фатыйх Булатов, Василий Жданов, Алексей Панфилов, Гани Сафиуллин, Якуб Чанышев кебек якташларыбыз да бар.

Александр Суворов 50 елга якын кулыннан коралын төшермәгән. Инде менә өч гасыр буена аның батырлыгы, үрнәк булып, халык хәтерендә яши. Хәтердә генә түгел, исемнәрдә дә чагыла ул. Хәрби училищеның Суворов исемен йөртүе дә – шуның бер дәлиле. Башкалабызның Авиатөзелеш  районында аның исемен йөртүче урам бар.

 

Мәктәп яшендәге балалар өчен Суворов исемен йөртүче хәрби училищелар Бөек Ватан сугышы вакытында СССР Халык Комиссарлары советы карары нигезендә оештырыла. Бу эшнең инициаторы – генерал-лейтенант Игнатьев. Ул Сталинга хат яза һәм Мәскәүдә бер кадет корпусы оештырырга тәкъдим итә. Сталин исә бу тәкъдимгә ике төзәтмә кертә: училищеларга Суворов исемен бирергә һәм 9 шәһәрдә төзергә.

1943 елда – 11, 1944тә – 6, 1953тә – 1, 1955тә 1 училище ачыла. 1975 елда шуларның 8е гамәлдә була. 1991 елның 12 маенда Ульяновск һәм Бишкек шәһәрләрендә Суворов училищесын оештыру турында СССР Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнә. Моның нәтиҗәсе булып, Ульяновскидагы югары танк хәрби училищесы Суворов училищесы итеп үзгәртелә. СССР таркалу сәбәпле, Бишкек шәһәрендә оештырылмый кала.

Сан

Казан Суворов училищесы

Училище 1944 елның 30 сентябрендә 100әр кешедән торган дүрт рота һәм 50шәр кешедән торган ике әзерлек сыйныфы составында формалаша.

1944 елның 2 октябрендә дәресләр башлана.

1944 елның 8 ноябрендә Ирек мәйданында училищега Байрак һәм СССР Югары Советы грамотасы тапшырыла. Бу көн рәсми төстә Казан Суворов училищесының ачылган көне дип исәпләнә.

1949 елны беренче чыгарылышта училищены 65 суворовчы тәмамлый.

Шушы чор эчендә училищеда 12 мең кеше белем ала. Бу уку йортын тәмамлаган 10 кеше Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое исеменә лаек була. 60 кеше генерал званиесе ала. 11 кеше академик була, йөзләрчә кеше фәннәр докторы, фәннәр кандидаты исемен алуга ирешә. 1973 елда Казан Суворов училищесын Россия Федерациясе оборона министрының беренче урынбасары, Россия Герое, армия генералы Валерий Герасимов тәмамлый.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү