10 ай эчендә нефть чыгару күләме 3,7%ка артып, 29,6 миллион тоннага җиткән

Татарстанның нефть компанияләре гыйнвардан октябрь аена кадәрге чорда “кара май” чыгару күләмен узган елдагы белән чагыштырганда 3,7%ка арттырып, 29,6 миллион тоннага җиткергән.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, быел 10 ай эчендә шулай ук 775,3 миллион куб.метр (алдагы елдагыдан 6,9%ка күбрәк) иярчен нефть газы табылган.

Республикада гыйнвар-октябрь чорында якынча 2,4 миллион тонна бензин җитештерелгән. Узган елдагыга караганда 1,5 тапкыр зуррак сан бу. Моннан тыш 9,4 миллион тонна дизель ягулыгы (2021 елдагыдан өчтән бер өлешкә күбрәк) эшләп чыгарылган. Тулаем алганда, шушы чорда Татарстанда нефть эшкәртү күләме 15,5 миллион тоннага (узган елдагы белән чагыштырганда 15,3%ка күбрәк) җиткән.


Фикер өстәү